Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кан басымы түбән булса...

Югары кан басымы – гасыр авыруы. Ләкин гипотония – түбән кан басымы да шактый киң таралган. Бигрәк тә бу авырудан хатын-кызларның 30-50 проценты җәфа чигә. Кан басымының ирләрдә – 100/85, хатын-кызларда 95/65 мм дан түбән төшүе артериаль түбән кан басымы дип атала. Аны дәвалауның нәтиҗәле чарасы – чыныктыру. Аларны өй шартларында үзегезгә дә үткәрергә мөмкин. 

Моның өчен:
* һәркөн иртән, контраст душтан соң, йомшак сөлге белән сөртенергә;
* яхшы җилләтелгән бүлмәдә 5-7 минут дәвамында җиңелчә күнегүләр ясарга;
* көн дәвамында коры каты щетка белән бөтен гәүдәгә массаж ясарга;
* кичен ваннаны 10-18 градус җылылыктагы су белән 20 см тирәнлектә тутырыгыз. Ваннада аяк табанын кисәк су өстенә чыгарлык итеп, 1-3 минут йөреп торыгыз. Аннан соң аякларны корытып сөртегез, йон оекбаш киеп, аяклар җылынганчы бүлмәдә тиз-тиз атлап йөрегез;
* каты чәй һәм кофе – иң киң кулланыла торган чара. Шулай да аларны күп кулланырга ярамый. Өч чынаяктан да күбрәк кофеин куллану кире нәтиҗә бирә: йокы килә башлый;
*тамырларның эшчәнлеген лимонник, левзея, ал радиола, женьшень яхшырта. Даруханәдән аларның төнәтмәсен сатып алып, ашарга 30 минут кала, иртәнге һәм төшке аш алдыннан 20 шәр тамчы төнәтмәне 1/4 стакан суга кушып эчәргә. Дәвалану 2-3 атна дәвам итә, 1 ай тәнәфестән соң, дәвалану курсын кабатларга;
* мөмкин кадәр күбрәк җәяү йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә, велосипедта йөрергә, кышын чаңгы шуарга. Спортның бу төрләре тамырларның эшчәнлеген яхшырта;
*олы юллардан ераграк булган урыннарда ял итәргә, саф һавада ешрак булырга;
* яхшырак йокларга, йокысызлыкны җиңү өчен теләсә нинди мөм-кинлектән файдаланырга,
* витаминнар чыганагы буларак яшелчә, җиләк-җимеш (кара карлыган, кара миләш, лимон, гөлҗимеш, кузгалак, сырганак, кишер), шулай ук мөгезле эре терлек бавыры, атланмай, йомырка, кета һәм осетр балыклары икрасы ашарга киңәш ителә.
Мәгълүматлар интернеттан алынды.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кан басымы гипотония