Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кан басымы түбән булса

Сакланган саулыкка җиткән Югары кан басымы - гасыр авыруы. Ләкин гипотония - түбән кан басымы да шактый киң таралган. Бигрәк тә бу авырудан хатын-кызларның 30-50 проценты җәфа чигә. Кан басымының ирләрдә - 100/85, хатын-кызларда 95/65 мм дан түбән төшүе артериаль түбән кан басымы дип атала. Аны дәвалауның нәтиҗәле чарасы -...

Сакланган саулыкка җиткән

Югары кан басымы - гасыр авыруы. Ләкин гипотония - түбән кан басымы да шактый киң таралган. Бигрәк тә бу авырудан хатын-кызларның 30-50 проценты җәфа чигә. Кан басымының ирләрдә - 100/85, хатын-кызларда 95/65 мм дан түбән төшүе артериаль түбән кан басымы дип атала. Аны дәвалауның нәтиҗәле чарасы - чыныктыру. Аларны өй шартларында үзегезгә үткәрергә дә мөмкин.

Моның өчен:

► һәркөн иртән, контраст душтан соң, йомшак сөлге белән сөртенергә;

► яхшы җилләтелгән бүлмәдә 5-7 минут дәвамында җиңелчә күнегүләр ясарга;

► көн дәвамында коры каты щетка белән бөтен гәүдәгә массаж ясарга;

► кичен ваннаны 10-18 градус җылылыктагы су белән 20 см тирәнлектә тутырыгыз. Ваннада аяк табанын кисәк су өстенә чыгарлык итеп, 1-3 минут йөреп торыгыз. Аннан соң аякларны корытып сөртегез, йон оекбаш киеп, аяклар җылынганчы бүлмәдә тиз-тиз атлап йөрегез;

► каты чәй һәм кофе - иң киң кулланыла торган чара. Шулай да аларны күп кулланырга ярамый. Өч чынаяктан да күбрәк кофеин куллану кире нәтиҗә бирә: йокы килә башлый;

► тамырларның эшчәнлеген лимонник, левзея, ал радиола, женьшень яхшырта. Даруханәдән аларның төнәтмәсен сатып алып, ашарга 30 минут кала, иртәнге һәм төшке аш алдыннан 20 шәр тамчы төнәтмәне 1/4 стакан суга кушып эчәргә. Дәвалану 2-3 атна дәвам итә, 1 ай тәнәфестән соң, дәвалану курсын кабатларга;

► мөмкин кадәр күбрәк җәяү йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә, велосипедта йөрергә, кышын чаңгы шуарга. Спортның бу төрләре тамырларның эшчәнлеген яхшырта;

► олы юллардан ераграк булган урыннарда ял итәргә, саф һавада ешрак булырга;

► яхшырак йокларга, йокысызлыкны җиңү өчен теләсә нинди мөмкинлектән файдаланырга.

Витаминнар чыганагы буларак яшелчә, җиләк-җимеш (кара карлыган, кара миләш, лимон, гөлҗимеш, кузгалак, сырганак, кишер), шулай ук мөгезле эре терлек бавыры, атланмай, йомырка, кета һәм осетр балыклары икрасы ашарга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X