Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камыр уңсын өчен нишләргә? (11 КИҢӘШ)

Уңган хуҗабикәләр игътибарына камыр ризыкларын әзерләүгә кагылышлы файдалы мәгълүматлар тәкъдим итәбез. Киңәшләр "Шәһри Казан" газетасы әзерләгән материалга нигезләнде.

Пирог, күмәч камырына бәрәңге крахмалы кушыгыз. Ул, бердән, камырны күпертә, икенчедән, икенче көнгә дә ризык йомшак була. 

Онны камыр басар алдыннан гына иләгез. 

Пирог, коймак, ипи камырына манный ярмасы салыгыз (ярты литр сыеклыкка бер аш кашыгы тутырып манный). Ул да камырны күпертә һәм йомшак итә. 

Камырга, сөттән кала, ярты стакан минераль су өстәгез. Ярты стакан суга бер чәй кашыгы тоз салып, аш серкәсе яки лимон кислотасы белән «яндырып» алыгыз. 

Чүпрәле камыр әзерләгәндә, бөтен ингредиентлар да бүлмә температурасында булырга тиеш.

Суыткычтан гына алып эшләсәгез, камыр озак күперә. Сыеклыкны 30-35 градуска кадәр җылытыгыз. Ни өчен дигәндә, чүпрә гөмбәчекләре югарырак һәм түбәнрәк температурада үзенең активлыгын югалта. 
Камыр баскан бүлмәдә үтәли җил булырга тиеш түгел. 
Пирогларны, эчлеге артык кибеп китмәсен өчен, уртача утта пешерегез. 
Камырга сыер маен утта эретеп салмагыз, йомшарганын гына кулланыгыз, чөнки эретелгән май камырның структурасын боза. 

Камырга, эчлек салыр алдыннан, бераз гына крахмал сибегез. 

Камырга йөзем кушар алдыннан, аны онда әвәләп алыгыз.

ФОТО: https://pixabay.com/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев