Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камылларга сарылып сагыш калды

Шагыйрь, журналист, озак еллар Мөслим матбугат үзәген җитәкләгән Мөдәмил Әхмәтовка, исән булса, 1 гыйнварда 70 яшь тулган булыр иде.

Җитмешенче еллар дәвамында райондагы әдәби мохитне Мөдәмилдән башка күз алдына китереп булмый иде. Яшь каләм ияләренә аның ярдәме зур булды. Мөдәмил ул чакта лирик-романтик шигырьләре, фәлсәфи хикәяләре белән игътибар үзәгендә. Казанда, Язучылар берлегенең әдәби остаханәсендә хикәяләрен Әмирхан Еники укып, җылы фикерен әйткән өметле каләм иясе. Сирәкләргә тия торган бәхет! 
...Мин аның үзенә хас холкы булган, бераз кылчыклырак, үз дөресен аргументлаштырырга яратучан, “өстәгеләр” белән эш итүнең рәтен белүче (әйбәт мәгънәдә), бер караганда – романтик рухлы, икенче карасаң – бик прагматик, әмма игелекле егет дип беләм. 
Факил Сафин, 
язучы, филология фәннәре 
кандидаты. 

*** 
... Мөдәмилнең – башта Мөслим телевидениесендә, аннары газетада, хәтта типографиядә яңа тәртип урнаштыра башлавын, әлбәттә, биредә эшләүчеләр авыр кабул итте. Юкса, барыбыз да аңлыйбыз: патша заманы кебек үк, чәчәк аткан социализм әйләнеп кайтмаячак. Базар мөнәсәбәтләренә йомшак керү чоры үтте. Шулай булгач, ниндидер яңача яшәү, яңача эшләү булачагы көн кебек ачык иде. Тик ничек булачак ул “яңача”? Моны беребез дә белми идек. 
Менә шундый шартларда Мөдәмил Әхмәтовның беркайда күрелмәгән (һәрхәлдә безнең өчен), йомшак кына әйткәндә, популярлыктан шактый ерак торган гамәлләре безнең башка күсәк белән китереп орды. 
Ул, иң беренче итеп, телевидениедә революция ясады, журналистика кануннарына тәңгәл килердәй тапшырулар әзерләргә өйрәтте. Эшләр-эшләмәс, шытыр-мытыр килгән чыбыклы радио урынына, 100 FМ ешлыгында һәр көнне (!) өч сәгать Мөслим радиосы чыга башлады. Мөслимнең рәсми-мәгьлүмати сайты 24 сәгать дәвамында челтәр әһелләрен сөендерде. 
Әхмәт Дусайлы, 
язучы. 

*** 
Изге Рәҗәп аеның беренче җомгасында, ягъни 2 майда телефон аша авыр хәбәр килеп иреште: “Мөдәмил вафат...” Мөслимнең радио-телевидениесен һәм газетасын әллә кайчан бер төенгә төйнәп, байтак еллар шуның директоры вазыйфасын башкарган Мөдәмил Әхмәтов янып эшләде. Алай ук кирәк түгелен аңа мин дә, уртак дустыбыз – юл оешмасы җитәкчесе Фәндүс Галиев белән бергәләп тә әйткәнебез булды. Җан сөйгән эшеннән аерылу ихтималы барлыгын онытмаска, аның Зөлфәт үзе олылаган шагыйрь икәнлеген исенә төшерергә, иҗатын китапта гәүдәләндерү турында кайгыртырга кирәген дә аңлатырга азапландым... 
Мөдәмил, алтмышын тутыргач та тынгы белми, белергә теләми, яңа казанышларга омтылып эшләп йөрде. Сизәм, аның кул астындагыларга да җиңел булмагандыр – җенләнеп эшләүче максималист башкалардан да күпне таләп итүчән. Эше алга барсынга, Мөслим – Казан арасын машинасы көпчәкләре күп таптады... 
Рөстәм Зарипов, 
язучы-публицист. 

*** 
Кыска гына вакыт эчендә Татарстанда тиңе булмаган Матбугат үзәге оештырып, аны бөтен республикага таныттыгыз. FМ ешлыгында эшли торган Мөслим радиосының барлыкка килүе дә чын могҗиза булды. Дистә ел эчендә ике мәртәбә “Бәллүр каләм” алу кемгә генә тәтеде әле ул! Сез эшләгән дәвердә Матбугат үзәгенә тапшырылган Мактау кәгазьләре, дипломнар, хөкүмәт бүләкләрен саный китсәң, байтакка җыела. Директор постына килү белән, газетаның тиражын 5 меңгә җиткерүегез дә зур ыргылыш булды. Телевидение өр-яңа яссылыкка күчте. Сайт гөрләп эшли башлады. Болар барысы да Мөслим өчен могҗизага тиң яңалыклар булды. 
Барысына да Сезнең тырышлыгыгыз, эшкә бирелгәнлегегез, йокысыз төннәрегез, ак чәчләрегез бәрабәренә ирешелде. Сез проблемаларны хәл итүне беркем сыртына да салмадыгыз. Акчасын да үзегез таптыгыз. Җитәкчеләрен дә авыр хәлгә куймадыгыз, һәр ситуациядән лаеклы рәвештә чыга белдегез. Әйе, Сез яндыгыз, көйдегез, үзегез турында оныттыгыз. Тик бөтен проблемаларны үзенә сыйдырган, ял күрмәгән йөрәгегез генә бу киеренкелеккә түзә алмады. 

Сез – һәрчак безнең йөрәкләрдә, күңелләрдә, хәтерләрдә – димәк, Сез исән!.. 
Ләйлә Ялалова, 
журналист. 
*** 
...Кешенең кем икәнен белергә теләсәң, аның белән күбрәк аралашырга, эш йөртергә кирәк. Дүрт-биш еллык күзәтүләремнән чыгып, шуны әйтә алам: Мөдәмил Гыйлемҗанович бик ихлас кеше иде. Анда ясалмалык юк. Гади кеше иде. Искиткеч аралашучан. Характер да бар аңарда, кыюлык та. Горурлык та җитәрлек! Тәвәккәллек, үзсүзлелек тә, кирәк чакта аз-маз гына усаллык та бар. 
Тирән белемле, универсал, ат урынына җигелеп эшли торган җитәкче кул астында эшләүчеләргә дә бик таләпчән булучан. Ул әнә шундый оста, җитди җитәкче иде. 
...Мөслим радиосын, телевидениесен, нульдән башлап, аякка бастырып, эшләтеп җибәргән кеше ул. Күпме көч-энергия сарыф ителгәндер, күпме йокысыз төннәр үткәндер бу чорда. Әле эшеннән киткәч тә, “Кайтаваз” (“Эхо”) региональ радиосын ачу артыннан янып йөрде. Мондый радионың Мөслимдә ачылуы район өчен зур вакыйга, горурлык, дип, шатлыгын уртаклашкан иде соңгы күрешүдә. Югарыдан рөхсәт тә бар, акча да бүлеп бирәләр, әмма, ни кызганыч, бу хәбәрне ишетә алмыйча китеп барды. 
Гөлфия Мөхәммәтгәрәева, 
мәгариф ветераны. 
Материаллар – М. Әхмәтовның 
«Кайту» китабыннан. 
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.

Килмә әле 
Минем тәрәзәгә. 
Башка тәрәзләргә бар әле. 
Кагылма, көзге җил, сагышларга, 
Кузгатма төзәлгән яраны... 
Инде җаным тынды дигән чакта, 
Шакыма син минем тәрәзгә... 
Җырлар көтмим хәзер берәүдән дә, 
Берәүдән дә көтмим хәбәр дә... 
Карлы яңгыр булып 
Килерсең дә 
Тәрәзәмне һаман кагарсың... 
Сагыш булсаң әгәр, 
Кер яныма – 
Минем белән мәңге калырсың... 
Хәер, кермә! 
Бәлки сагышларсыз 
Яши алырмын мин, 
Кем белә? 
Тәрәзәмә, соңгы әрнү булып, 
Соңгы сагыш булып, 
Җил килә... 
*** 
Очкан кошның эзе калмый, диләр... 
Кала икән – 
Киткән торналар, 
Ыңгырашып, сәфәр кузгалганда 
Озата барды 
Урман-кырлары. 
Яралыдыр берсе – 
Каны тамган 
Урыннарда урман дөрләде... 
Камылларга сарылып, 
Сагыш калды... 
Ничек түзә көзнең йөрәге?! 
“Без кайтырбыз әле”, – 
Диярсез дә 
Күз яшьләрен сөртеп алырсыз... 
Ыңгырашкан яралы торналар, 
Кай җирләрдә ятып калырсыз? 
Чатнама көзге күк... 
Җеп очында 
Әрни-әрни очкан 
Торна бар... 
Бигрәк авыр сезнең саубуллашу, 
Кайтмаска дип киткән 
Торналар... 
Торналар иңрәве ерагая... 
Көзге күкне телә көрсенү. 
Ә кайтаваз дәшә: 
– Үзең дә шул 
Яралы кошларның берседер... 
Озын юлда 
Канатларын җуя 
Кошлар гына түгел, 
Кеше дә... 
Сагынырдайларыңның 
Сыктап тамган 
Күз яшьләрен сакла учыңда... 
Мөдәмил Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев