Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камылга ут төртсәң – штраф

 Район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

“Камылга ут төрткән өчен бюджет субсидияләреннән мәхрүм итү кирәк!” ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр мини­стры, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин республиканың Хөкүмәт йортында видео­конференция режимында узган утырышта шулай дип белдерде.

Комиссия утырышында сүз урман территорияләрендә гадәттән тыш хәлләрне бул­дырмау һәм янгын куркыныч­сызлыгын тәэмин итү турын­да барды. Ландшафтлы янгын­нар – безнең урманнар өчен иң куркыныч нәрсә. Аларның бар­лыкка килү сәбәпләре дә күп. Шул сәбәпләрнең берсе – ур­манда ут белән саксыз эш итү, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм муниципаль оешмалар прак­тикасында таралган коры үлән яндыру очраклары. Алар зур янгыннарны булдырмас өчен эшләнсә дә, чынлыкта ут еш кына контрольдән чыга һәм зур табигать янгыннарына сәбәпче була.

Республика Хөкүмәт йор­ты утырышында яңгыраган таләпләр Мөслим райо­ны гадәттән тыш хәлләр бу­енча комиссия утырышын­да күтәрелгән мәсьәләләргә аваздаш булды. Район территориясендә урман (торф) янгыннарын кисәтү һәм бетерү чаралары сөйләшүнең төп те­масы иде. Комиссия утыры­шында 2021нче елның 26 апреленнән 16 маена кадәр район территориясендә ян­гынга каршы махсус режим урнаштырылачагы турын­да хәбәр ителде. Бу чорда гражданнарның урманнарга баруын һәм урманнарга транс­порт чаралары белән керүне ае­рым боерыкка кадәр чикләргә дигән карар кабул ителде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә караган оешмаларда, авыл хуҗалыгы җирләрендә камыл янды­ру тыелуга карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләре территорияләрен чүп-чардан һәм коры-сарыдан чистарту­ны оештыру төп бурыч итеп ку­елды.

– Буалар, ясалма сулыклар­га керү юллары да төзек булыр­га тиеш. Су башняларыннан ян­гын сүндерү техникасы белән су алу өчен җайланмаларның уңайлы һәм сафта булуы сора­ла. Минзәлә урманчылыгының Мөслим, Усы, Калинин участо­кларында урман массивлары буйлап минераллаштырылган полосалар булдыру таләбе ку­елды. Янгын куркынычы яна­ган чорда урман участокларын­да янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы затларның да­ими дежур торуы оештырыла­чак, – диде район башкарма ко­митеты җитәкчесе Рафаэль Де­мидов.

2020 елда янгынга каршы режимны, шулай ук үләнне һәм чүп-чарны яндыру тәртибен бозган өчен республика бу­енча 336 юридик, вазыйфаи зат һәм граждан администра­тив җаваплылыкка тартыл­ган, шуларның бишесе – авыл җирлеге башлыклары. Махсус янгынга каршы режим шартла­рында янгын куркынычсызлы­гы таләпләрен бозган өчен ад­министратив җаваплылыкның икеләтә артуын да онытмаска кирәк.

Корыган үлән яки ка­мыл яндыруны хәзер яше­реп калдырып булмаячак. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль ку­шымтасы ярдәмендә теләсә нинди янгын шунда ук спут­никлар аша теркәләчәк. Бил­геле инде, закон бозган өчен саллы күләмдә штраф салы­начак һәм гаеплеләр бюджет субсидияләреннән мәхрүм ителәчәк.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X