Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"КАМАЗ" футбол клубы үз командасы өчен яңа гимн язуга бәйге игълан итте

Җиңүчегә 50 000 сум акча бүләк итәргә вәгъдә итәләр.


("Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). "КАМАЗ" футбол клубы үз командасы өчен яңа гимн язуга бәйге игълан итте. Бу иҗади бәйгедә һәркем катнаша ала, дип яза җирле басма.

Шунысы билгеле гимн конкурсына килгән эшләрне мәртәбәле жюри һәм команданың җанатарлары белән бергә сайлап алачаклар һәм футбол клубының сайтына тавыш бирергә куячаклар. Әзер гимн 2018 елның 15 апрелендә Чаллыда үтәчәк матчта яңгырарга тиеш. Шуңа күрә конкурска тәкъдим ителгән эшләр аудио яки видеога яздырылып 2018 елның 11 мартына кадәр генә кабул ителә.

Җиңүчегә 50 000 сум акча бүләк итәргә вәгъдә итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев