Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"КАМАЗ" дан – өр яңа йөк машинасы

(Чаллы, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). 5 сентябрьдә «Комтранс-2017» күргәзмәсендә «КАМАЗ» предприятиесе генераль директоры Сергей Когогин К5 кабиналы өр яңа КАМАЗ-54901 йөк машинасын презентацияләде. Ул үзенең заманча дизайны, яхшыртылган эргономикасы һәм агрегатлары белән аерылып тора.

Мисал өчен, транспорт чарасының кабинасы йөртүче өчен бар яктан да уңай итеп ясалган: киңлеге һәм биеклеге дә канәгатьләнерлек, утыргычларны да төрлечә көйләп була, ике кешелек йокы урыны да бар. 10 дюмлы сенсорлы экран исә йөртүче өчен барлык кирәкле мәгълүматны күрсәтә. Зур баскычлар һәм тоткычлар урнаштыру нәтиҗәсендә машинаның тәрәзәсен чистарту да җайлашкан. Томанга каршы фаралар исә бамперга урнаштырылган. Ә иң мөһиме - боларның барысы да яңа һәм заманча материалллардан ясалган.

Идарә системасына килгәндә, КАМАЗ-54901 машинасына Р6 алты баскычлы автомат тапшырулар тартмасы куелган. Ул исә әлеге класстагы иң яхшы аналогларга тиңдәш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев