Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"КамАз" берьюлы өч техника эшен башкара ала

"Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогында 60ка якын кеше хезмәт куя. Ел әйләнәсе юлчылар 320 км озынлыктагы трасса һәм авылара автомоблиь юлларын тәртиптә тота. Чокыр ремонты, яңа юл билгеләре урнаштыру, тукталышларны тәртиптә тоту һәм кышкы юлларны чистарту эшләренә быел районга 42 млн сум акча бүлеп бирелгән. Инде хәбәр иткәнебезчә, соңгы...

"Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогында 60ка якын кеше хезмәт куя. Ел әйләнәсе юлчылар 320 км озынлыктагы трасса һәм авылара автомоблиь юлларын тәртиптә тота. Чокыр ремонты, яңа юл билгеләре урнаштыру, тукталышларны тәртиптә тоту һәм кышкы юлларны чистарту эшләренә быел районга 42 млн сум акча бүлеп бирелгән. Инде хәбәр иткәнебезчә, соңгы берничә атна дәвамында Метрәй авылы урамнарында ремонт эшләре бара. Бу эшне "Татавтодор" җәмгыяте башкара. Һава шартларына бәйле эшләр бераз тоткарлык белән бара, ди юлчылар. Авыл урамнары иң элек кырлары ярылып тигезләнә. Аннары 12 см калынлыкта гравий түшәлә. Күптән түгел генә "Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогына яңа техника кайтты. Кышкы сезонда эшлиячәк әлеге "КамАЗ" берьюлы өч техника эшен башкарырга сәләтле, ди юлчылар. Юл бер үк вакытта юлга тозы ком катнашмасын да сибәчәк, алдан һәм кырдан карны эттереп тә барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X