Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кама елгасында көймәдә йөзеп киткән егетнең гәүдәсе табылган

Ике яшүсмер моторлы көймәгә утырып чыгып киткәннән соң югалганнар иде.

Бүген Кама елгасында көймәдә йөзеп китеп югалган егетнең гәүдәсе табылган.

Ул 21еннән 22сенә каршы төндә танышы белән моторлы көймәгә утырып чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган иде. Аның тәнендә көчләп үтерелү эзләре табылмаган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 5 нче номерлы эзләү-коткаручылар отряды егетнең мәетен Кама елгасының уң ягында — Танай урманы янында, Алабуга пристаненнән бер км ераклыкта тапканнар.

Югалган яшүсмернең гәүдәсе ярдан 30-40 м  — кызның мәете табылган җирдән 800 м ераклыкта табылган.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Кама буенда яшүсмер кызның мәете табылуы турында хәбәр иткән иде. Яшүсмерләрне эзләү өчен 70 кеше һәм 18 берәмлек техника җәлеп ителгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев