Мөслим-информ

Калканың нык булсын

Кешенең муенында сәламәтлек өчен бик кирәкле гормоннар эшләп чыгаручы беленер-беленмәс кенә бер биз бар. Аны калкансыман биз дип йөртәләр.

Тиреотроп гормон (ТТГ) җитешмәгәндә барлыкка килә торган чирне гипотериоз дип йөртәләр. Гипотериоз ул – калкансыман бизнең үз вазыйфаларын башкара алмый башлавын аңлата. Чирне ачыклау өчен гормоннарга венадан кан тапшырырга гына кирәк. ТТГ ны санату – гор­моннарга иң еш үткәрелүче тикшеренүләрнең берсе.

Гипотериоз билгеләре:

* тик торганнан таза­ра башлау, авырлыкны ди­ета һәм физик күнегүләр ярдәмендә төшерә алмау;

* эч кибү яки, киресенчә, еш тышка чыгу;

* бер кеше дә салкын­га зарланмаганда туңып йөрү;

* тиз ару, акрын кый­мылдау, үшәнлек;

* хәтер начарлану, игъ­тибар таркалу;

* депрессия, тынгысыз­лану;

* тән тиресе корышу, тупаслану;

* чәч коелу;

* тавыш утыру яки сәбәпсез карлыгу;

* буыннар авырту;

* күрем күрү тоткарла­ну яки киресенчә кан күп килү;

* җенси теләк сүрелү;

* балага уза алмау;

* йогышлы авырулар белән еш авыру;

* йоклаганда гырлау;

* муен тирәсендә уңай-сызлык тою.

Әлеге очракларда ТТГ ны билгеләү аеруча мөһим. Гипотериоз килеп чыгу өчен өстәмә сәбәпләр дә бар. Болар түбәндәгеләр:

* 40 яшьтән узган ха­нымнар;

* бала табып, алты ай вакыт узган хатыннар;

* канда холестерин күп булу;

* калкансыман бизендә элегрәк берәр чире булган кешеләр;

* кайчандыр башын яки муен тирәсен нур­лар ярдәмендә дәвалаган кешеләр;

* литий яки амиодарон (кордарон) кебек дарулар эчүчеләр;

* аддисон авыруы, шикәр диабеты (1 нче тип), ревматоид, артрит кебек чирләр белән авыручылар;

* якын туганнарында калкансыман биз авырула­ры булу;

* УЗИдан караганда калкансыман бизнең зу­райганы күренү.

Калкансыман биз үз ва­зыйфаларын башкара ал­сын өчен организмга йод кирәк. Ул гормоннар ба­лансын саклый, баш миен эшләтә, иммунитетны тәэмин итә. Хәтта кешенең интеллект дәрәҗәсе дә йод микъдарына бәйле. Йод җитешмәгәндә йөрәк һәм кан тамырлары авырлык кичерә. Мускуллар авырту, елаклык, тән тиресе бозы­лу да йод белән бәйле. Йод җитешмәгәндә калкансы­ман биз, кирәк кадәр гор­моннар эшләп чыгару өчен көчәнеп, гадәттәгедән шактый зурая.

Йод җитешмәүне ни­чек белергә соң?

– Кеше сүлпәнләнә, әмма тиз ярсып китә, аның бер сәбәпсез кәефе кы­рыла, бик еш төшенкелеккә бирелә, баш эчендәге кан тамырларының басымы күтәрелгәнгә күрә башы авырта.

Йод җитешмәү сәбәпле, гемоглобин төшү үзе үк бик күп чирләрнең сәбәпчесе була. Йод кытлыгын йөрәк тә тиз сизә. Аскы кан ба­сымы күтәрелә, аритмия күзәтелә, атеросклероз барлыкка килә. Шул ук ва­кытта традицион дәвалау бернинди файда бирмәскә мөмкин. Күз тирәли кара түгәрәкләр хасил булу, кул-аяклар шешенү, мускуллар авырту, күкрәк һәм бил ра­дикулиты – барысы да йод җитешмәгәннән.

Йод җитмәүнең билгеләре – аппетит на­чарлану, тиз ару, еш кәеф китү, чәч коелу, тән тире­се кипшенү, тешләр кителү, колак катылану, хәтер на­чарлану, бик еш баш авыр­ту – сезне сагайтырга тиеш.

Организмда йод җитәрлек булсын өчен ниндидер ризыкларга басым ясарга кирәк соң?

– Беренче чират­та өстәлегездә балык ри­зыклары булсын. Сөт ри­зыклары да бик мөһим. Карабодай, тары ярма­сы, диңгез кәбестәсе, кара миләш, бал, лимон, әстерхан чикләвеге ашар­га, йодлы тоз кулланыр­га киңәш ителә. Кишер, бәрәңге кебек яшелчәләр дә әйбәт ярдәмче.

Йод җитешмәгәнен табибка бармыйча гына да ачыклап буламы?

– Терсәктән өстә яки тездән өстә тәнегезгә йод белән рәшәткә ясагыз. Әгәр сызыклар ике сәгатьтән юкка чыкса, димәк, сезгә йод нык җитми. Тәүлек буе сызыклар югалмый икән, бу – бик әйбәт. Алай да та­бибка күренегез. Ул киңәш иткән дарулар ярдәм итми калмас.

 

Республика медицина профилактика кабинеты.

Фото-Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: