Мөслим-информ

Калкансыман биз авырулары

Район үзәк хастаханәсе участок терапевты Илнар Шәмсетдинов белән калкансыман биз авыруы, аның билгеләре турында сөйләштек.

– Илнар Айратович, калкансыман биз организм өчен нинди дәрәҗәдә мөһим роль уйный? 
– Калкансыман биз – бик кечкенә, әмма бик мөһим эндокрин орган. Аның әһәмияте – организмга гормоннар эшләп чыгаруда. Калкансыман биз дөрес эшләсә, кешенең бөтен организмы сәламәт була. Ул эшләп чыгарган гормоннар йөрәк эшчәнлегенә, холестеринның күпме булуына, кешенең авырлыгына, мускул көченә, күрү сәләтенә, чәчләргә, тән тиресенә һәм башка бик күп җирләргә йогынты ясый. Шуңа күрә калкансыман биз эшләп чыгарган гормоннарның җитенкерәмәве дә, артык күп булуы да организм өчен бердәй зыянлы.
– Калкансыман биз эшчәнлеге нилектән бозыла? Бу вакытта организмда нинди тайпылышлар күзәтелә?
– Калкансыман биз эшчәнлегенең бозылуына китерүче сәбәпләрнең берсе – организмга йод җитмәү. Бу очракта калкансыман биз, организмга кирәк кадәр гормоннар эшләп чыгару өчен, зурая башлый. Шуның өстенә әле иммунитет та көчсезләнә. Йод җитмәүдән күп кеше, беренче чиратта, балалар интегә. Йод кытлыгы акыл зәгыйфьлегенә, үсешнең тоткарлануына китерә. Безнең өстәлләрдә балык ризыклары бик аз. Теләсә кайсы ун кешедә ультратавыш тикшерүе уздырсаң, шуларның сигезенең калкансыман бизе нормаль булмавы ачыкланачак. 
Калкансыман биз проблемалары күбрәк мәктәп укучыларында, йөкле хатыннарда очрый. Профилактика чараларын бала мәктәптә укыганда ук күрергә кирәк. Әйтик, укучылар сентябрьдән алып апрельгә кадәр йодомарин эчәргә, йод препаратлары кулланырга тиеш. Чөнки безнең төбәктә йод дефициты күзәтелә. Мәктәп елларында ук профилактика чараларын үтәмәгән кызлар йөккә узгач, аларда эндокрин авырулар барлыкка килә, еш кына гипотериоз, ягъни калкансыман биз гормоннарының җитешмәве күзәтелә. Бу исә баланың акыл үсешенә тәэсир итә. 
– Авыруны ачыклау юлларына да тукталсагыз иде.
– Калкансыман биз бармаклар белән капшап тикшерелә. Муендагы лимфа төеннәрен һәм калкансыман бизне тотып карап, тайпылышлар бармы-юкмы икәнлеген ачыклап була. Авыруны кан анализы биреп тә ачыкларга мөмкин. Тагын бер мөһим ысул – УЗИ тору. Ультратавыш тикшеренүе ярдәмендә калкансыман бизнең төзелешендә патологик үзгәрешләрне күрергә мөмкин. Әлеге ысул бизнең төгәл зурлыгын, анда шеш барлыкка килү-килмәвен ачыкларга ярдәм итә. Тагын бер ысул – биопсия. Онкология куркынычы булган очракта биопсия үткәрәләр – махсус энә белән биз тукымасының үрнәген алып, рак күзәнәкләре булу-булмауга тикшерәләр. 
– Кеше нинди симптомнар күзәтелгәндә табибка күренергә тиеш? 
– Авыруның билгеләренә килгәндә, сәбәпсез ару, хәлсезлек, кәеф китү, елыйсы килү күзәтелә. Хәтер начарлана, йокысызлык, күз белән проблемалар барлыкка килә. Кул һәм аяклар калтыравы, йөрәк тибеше ешаю, тамакта төен сизү, кан басымы күтәрелү, җылыны яисә салкынны авыр кичерү, тазару яисә ябыгу, баш авырту, ашыйсы килгәндә сусау, еш сию кебек проблемалар борчый икән, эндокринологка күренегез. 45-50 яшькә җиткәч, ир-атларга да, хатын-кызларга да елга бер тапкыр белгечкә күренеп торырга киңәш ителә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: