Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кагыйдәләр үзгәрде

2019 елда пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган бер фондтан икенчесенә яисә Россия Пенсия фондына күчерү кагыйдәләре үзгәрде. Хәзер тупланма пенсияне формалаштыру буенча иминиятләүчене алыштыру турындагы гаризаны 1 декабрьгә кадәр бирергә мөмкин. Шул ук вакытта иминиятләүчене алыштырудан баш тарту турындагы уведомлениене 31 декабрьгә кадәр бирергә була. Граждан кире уйлап, шул ук фондта калырга теләгән яисә дәүләтнеке булмаган башка пенсия фондын сайлаган очракта да 31 декабрьгә кадәр бирелә.

Гаризаны пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органына үзе яисә вәкил аша яисә Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша электрон документ рәвешендә тапшырырга мөмкин, – ди Мөслим районында клиентларга хезмәт күрсәтү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. – Пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган икенче пенсия фондына күчергәндә гаризада мәҗбүри пенсия иминияте турындагы яңа килешүнең реквизитларын, шулай ук хәбәрләшү өчен контакт мәгълүматын күрсәтергә кирәк. Шунысын искәртергә кирәк: граждан, иминиятләүчене алыштырудан баш тарту турындагы уведомлениене алдан бирмичә, Россия Пенсия фондына ел дәвамында күчү турында бердән артык гариза биргән очракта, Пенсия фонды икенче һәм аннан соңгы гаризаларын канәгатьләндерүдән баш тартачак. 2019 елда кабул ителгән гаризалар буенча карарлар 2020нче елның 1 мартына кадәр (алдан күчкән очракта) яисә средстволарның иминиятләүчедә торырга тиешле биш ел узган елның 1 мартына кадәр чыгарылачак. Пенсия тупланмаларын яңа иминиятләүчегә күчерү вакыты – 31 мартка кадәр. Иминиятләүчене биш елга бер тапкырдан күбрәк алыштырган очракта алдагы инвестиция кереме кимергә мөмкин. Шул ук вакытта гражданның иминиятләүчесе Россия Пенсия фонды булса, идарәче компания яисә идарәче компаниянең инвестиция портфелен алыштыруны инвестиция керемен югалтмыйча башкарырга мөмкин.

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев