Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каенсазда трактор аккумуляторын урлаганнар

Алдагы атнада бер җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән. Каенсаз авылы янындагы урманда торган трактордан ике аккумулятор батареясен урлаганнар.

Үткән атнада җәмәгать тәртибен бозу һәм административ хокук бозу буенча 119 административ беркетмә төзелде. Шул исәптән җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 8 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 109 кешегә беркетмә төзелде. Ике граждан башка төр административ хокук бозулар өчен җаваплылыкка тартылды.

7 юл һәлакәте теркәлде, җәрәхәт алучылар юк.

Ике кеше ирекле рәвештә корал тапшырды.

Район территориясендә резонанс тудыручы җинаятьләр теркәлмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев