Мөслим-информ

"Кадрлар резервы" проектында - Мөслим егете Руслан Солтанов

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан бу атнада Мөслим гимназиясе укучылары "Кадрлар резервы" республика проекты катнашучысы, Мөслим егете Руслан Солтанов оештырган интерактив дәрестә катнашты.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбирова, "Мизгел" яшьләр үзәге директоры Эльвира Гәрәева катнашында укучылар республика тарихына бәйле мәгълүматлар туплады. Руслан Солтанов исә "Кадрлар резервы" проекты катнашучысы буларак үзенең оештыру осталыкларын күрсәтте. Әлеге дәресне дә яшь белгеч үзе әзерләгән иде, дип хәбәр итәләр чарада катнашучылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: