Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадриядән – татар пылавы

Көнчыгыш кухнясын пылаудан башка күз алдына китереп булмыйдыр. Үзбәк халкы бу төр ризыкны пешерергә бик оста булса да, татарлар да пылауны бик үзенчәлекле итеп пешерә белә. Сезгә Мөслимдә яшәүче Кадрия Нуриевадан пылау рецепты тәкъдим итәбез. 

Пылау өчен 0,5 кг чамасы дөге, шул ук күләмдә ит, уртача зурлыктагы 4-5 баш суган, 5 кишер, зира, кинза орлыклары, кайнаган су, тәменчә тоз кирәк. 
Пешерү тәртибе: 
Казанны ныклап кыздырабыз да, көнбагыш мае салабыз. Суганны бик юка ярым боҗра итеп турыйбыз да, алтынсу төскә кергәнче көчле утта кыздырабыз. Өстенә эре шакмаклап туралган ит салабыз, бераз вакыттан соң зира һәм кинза орлыкларын һәм тоз кушабыз. 10-15 минуттан соң эре шакмаклап туралган кишер өстибез һәм тагын 5-7 минут тотабыз. Казанга кишерне капларлык итеп су агызабыз һәм уртача кызулыкта утта 15 минут тотабыз. Су кайнап чыккач, башта – җылы, аннары кайнар суда юылган дөге салабыз. Утны көчәйтә төшәбез. Дөгене болгатасы түгел. Шул килеш кенә калак белән тигезләргә кирәк. 5 минут үткәч, дөгене казан кырыйларыннан бераз күтәреп куярга кирәк. Агач кашык белән тишекләр ясыйбыз. Тагын 5 минуттан соң, тыгызлап, капкач белән каплыйбыз. Салмак утта 30 минут тотабыз. 
Пылау тәмле булсын өчен өч нәрсәне кызганмаска кирәк – суган, кишер, май. Шул вакытта ул бик тәмле килеп чыгачак. 
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш -су рецепты тәмлетамак