Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадерен белеп яшик!

Җәйнең иң матур вакытында – 29 июнь көнне Күбәк авылында туып, үскән нигезен саклап, тормыш учагын сүндермичә гомер итүче Вәлиев Илшат Салих улына 60 яшь тула.

Өч апасыннан соң туган төпчек малай, чыннан да, төп нигезне саклап, әти-әнисеннән соң нәселне дәвам итүче ир-ат булып җитешә. Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлап, зоотехник һөнәре алгач, авылга эшкә кайта. Хезмәт юлының яртысын зоотехник эшенә багышлый. Насыйп ярын да туган авылында таба ул. Тормыш корып җибәрә. Тупырдап торган ике бәби дөньяга килә. Алар тату, матур гаиләдә үсеп, буй җиткерделәр. Хәзер үз тормышлары белән матур итеп яшиләр. 
Үзгәреш җилләре Илшатның дә хезмәтенә кагылды. Ул яңа һөнәр сайлады. 2000 елдан шушы көнгә кадәр халыктан сөт җыю белән шөгыльләнә. Эшендә күп кыенлыклар аша үтәргә туры килде. Һәр иртәне сөт тапшыручылар белән очрашу. Сөтне вакытында җыю, сыйфаты бозылганчы, сөт кабул итү пунктларына тапшыру. Аның өчен техниканың төзек булуы, үзеңнең сәламәт булып, һәр иртә эшкә чыгып китү шарт. Һәрбер сөт тапшыручының сөт исәбен югалтмыйча, вакытында исәп-хисап ясау да аның өстендә. Шушы уңайдан аның белән бергә эшләгән иптәшләренә, хуҗаларына, көн саен аны көтеп алып, кирәк булганда ярдәмгә әзер торган сөт тапшыручы Сикия, Бүләк, Иске Сәет һәм Яңа Карамалы авыллары халкына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Көткән дөньяларыгызның рәхәтен күреп, сәламәт булып, бик күп еллар кайгылар күрмичә рәхәт яшәгез. Нинди генә кыенлыклар белән очрашса да, Илшат алардан чыгу юлын тапты. Чөнки ул бик тәвәккәл, тотынган эшен һәрвакыт җиренә җиткереп эшли белде. Гаиләдә аңа һәрвакыт ярдәмгә килүче, кайгыртып торучы тормыш иптәше һәм яраткан балалары бар. Үз балалары янына ятим калган ике ул тәрбияләп үстерүдә аның да хезмәте зур. Аларга әти тәрбиясе бирде. Тормышта әти ничек булырга тиеш икәнен күреп үсте балалар. Авыл малайлары да җигә белмәгән атны җигеп, дөнья көтәргә әтиләре Илшат өйрәтте. Балалар аңа бик рәхмәтле. 
Ике як туганнарына ярдәмчел, нинди генә авырлыклар килсә дә, иң беренче кул сузучы, үзенең акыллы киңәшләрен бирүче, һәр нәрсәне гадел хәл итүче Илшат. 
Кадерлебез! Сиңа шушы күңелле гомер бәйрәмеңдә бары тик сәламәтлек, тигез, тыныч тормыш, балаларыбызның, оныкларыбызның куанычларын гына күреп, һәр аткан якты таңнарга сөенеп, үз аякларың белән җиргә басып, үз күзләрең белән матурлыкны күреп, үз кулларың белән матурлыклар тудырып, бик күп еллар бергә яшәвебезне телибез. Ходай безгә матур тормыш бүләк иткән икән, без аның кадерен белеп яшик әле, Алла боерса. 

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ризилә, балалар Гөлназ-Рунар, Илназ-Гөлшат, Руслан, Рамил, оныкларың Диләрә, Камил, Дамир, Зәйнәп, Мәликә, Мәрьям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев