Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадастр бәяләве үткәреләчәк

ТР территориясендә, дача, бакча һәм бакчачылык берләшмәләре карамагында булган җирләрдән тыш булган авыл хуҗалыгы җирләренә дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.

ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре Министрлыгы хәбәр итә:
2016 нчы елның 3 июлендә кабул ителгән "Дәүләт кадастр бәяләве" турындагы 237 санлы Федераль канун нигезендә, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының 2017 нче елның 28 августында кабул ителгән 1958-рв санлы карарын тормышка ашыру максатында, 2018 елда ТР территориясендә дача, бакча һәм бакчачылык берләшмәләре карамагында булган җирләрдән тыш булган авыл хуҗалыгы җирләренә дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.
Дәүләт кадастр бәяләвен үткәрүгә әзерлек 2018 нче елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Дәүләт кадастр бәяләвен үткәрүгә әзерлек этабы кысаларында, кадастр бәясен билгеләү өчен кирәкле булган мәгълүматлар җыю һәм эшкәртү өчен, "Дәүләт кадастр бәяләве" үзәге әлеге күчемсез милек объектларының хуҗаларыннан күчемсез милек объектлары бәяләмәсе турындагы декларацияләр кабул итә.
Әлеге мәгълүматны җыю һәм эшкәртү өчен, күчемсез милек хуҗалары "Дәүләт кадастр бәяләве" үзәгенә күчемсез милек объектына туры килүче бәяләмә турындагы декларацияне тапшырырга хокуклы. Шул исәптән объект бәясен билгеләү буенча төп, күләм һәм сыйфат характеристикаларын:
- рөхсәт ителгән куллану төрен күрсәтү;
- урнашкан урынын тасвирлау;
- мәйданны күрсәтү;
- фактта кулланылучы мәйданны ачыклау;
- җир кишәрлегенең ераклыгын билгеләү;
- күчемсез милек объектның кадастр бәясенә тәэсир итүче башка факторларны күрсәтү мөһим.
Күчемсез милек объектлары характеристикасы турындагы декларация формасы РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан 2016 нчы елның 27 декабрендә кабул ителгән "Күчемсез милек объектлары характеристикасы турындагы декларацияне карау тәртибен раслау" турындагы 846 санлы приказ белән расланган.
Күчемсез милек объектлары характеристикасы турындагы декларацияләр түбәндәге адреслар буенча кабул ителә:
1) ТР территориясендә урнашкан "ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тәкъдим итүче күпфункцияле үзәк" ДБУ филиалларында;
2) ТР территориясендә урнашкан "Техник инвентаризация бюросы" үзәкләрендә;
3) 420021, Казан шәһәре, Парижская Коммуна урамы 8 йортта урнашкан "Дәүләт кадастр бәяләве" үзәге ДБУ;
4) декларацияне электрон форматта Gbu.Cgko@tatar.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев