Качману – чистарыну, дигән сүз

Рус Шуган авылында Качману бәйрәме үтте. Бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты.
19 гыйнварга каршы төндә православие динендәгеләр Крещение – Качману бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне Рус Шуган авылында кичтән, чиркәүгә барып, гыйбадәт кылалар һәм махсус урында су коеналар. Шул рәвешле православие динен тотучылар “тәнгә – сихәт, җанга шифа алабыз, гөнаһлардан, чирләрдән арынабыз” дип ышаналар.
– Борынгыдан килгән гадәт буенча 19 гыйнварга каршы төнне халык чиркәүдә гыйбәдәт кыла һәм төннең икенче яртысында су керә башлый. Бу көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, коену өчен елга- күлләрдә бәке ясала. Бәйрәм көнне чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия дигән ышану яши. Бу көнне җыелган су, күпме вакыт торса да, бозылмый, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Бәйрәмгә җыелучыларны иң элек Никита атакай сәламләде. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән Качману бәйрәме белән тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде.
Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң, Никита атакай суны изгеләндерде. Бәкегә төшүчеләр, кагыйдә буларак, өч тапкыр суга чумып алырга тиеш иде. Быел да салкын суга беренчеләрдән булып райондашыбыз Петр Осетрин чумды.
– Качмануда ел саен су коенам. Суның салкынлыгын сизмим, җанга шифа алгандай булам. Ел дәвамында авырмавымның сәбәбе дә Качмануда коенуыма бәйле, дип уйлыйм. Бу көнне су керүне тәнем ел буе көтә. Коенып чыккач, үзеңне яңа туган баладай хис итәсең. Качмануда су коену минем өчен татлы хыял кебек, – ди Петр Осетрин.
– Качмануда елга яки күлдә су коенсаң, бик күп гөнаһлардан арынасың, күңел чистарына, төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану яши. Мин, татар булсам да, шушы ышану белән яшим. Быел да Рус Шуган авылының Шумбут күлендә су коендым. Әниемнең дә барасы килгән иде, – ди район поликлиникасы кардиологы Тәнзилә Зиннурова.
К ач м а н у б ә й р ә м е н д ә изгеләндерелгән суны өйләренә алып кайтып, ел буе саклаучылар бар. Су ничә ел торса да, бозылмый, диләр. Шумбуттан православие динендәгеләр генә түгел, башка милләт вәкилләре дә изгеләштерелгән су алды. Чир заманасы бит. Халыкның авырулардан арынырга теләве гаҗәп түгел. Ә су – чисталык билгесе. Аның сихәт көченә ышанучылар күп.
– Качману көнне бөтен кеше су керергә тиеш, әмма бу – һәркемнең үз ихтыярында. Изге көнне су коенуны халык шифа буларак кабул итсен иде. Җаннарыбыз да, уйларыбыз да камил булсын! – ди Рус Шуган авылыннан Михаил Маланчев.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 19:10Туган ягым күлләре Ур күле белән бәйле тагын бер истәлек. Бик озак еллар күл буенда колхозның яшелчә бакчасы булды. Кыяр, помидор, кәбестә, кызыл чөгендер, кишер, шалкан һ.б. яшелчәләр бик уңа иде. Яшь балалы, авыр эшкә ярамаган хатыннардан төзелгән үз бригадасы бар иде. Колхоз ашханәсен, колхозчыларны, килгән-киткәннәрне ел буе түтәлдән генә өзеп алынган һәм тозланган яшелчәләр белән тәэмин итеп торды бу бригада.4500
-
25 май 2022 - 17:26Тагын бер тормыш Россиянең ун регионында абортларны булдырмау буенча пилот проекты тормышка ашырыла.5800
-
25 май 2022 - 16:23Йод җитмәсә, эш харап Калкансыман биз дөрес эшләсә, кешенең организмы сәламәт була, ди табиблар. Калкансыман биз эшләп чыгаручы гормоннар йөрәк эшчәнлегенә йогынты ясый. Мускул көче, күрү сәләте, чәчләр, тән тиресенең сәламәт булуы да аңа бәйле. Район поликлиникасының профилактика кабинеты шәфкать туташы Рәүназ Мортазина белән калкансыман биз эшчәнлеге һәм авырулары турында сөйләштек.6400
-
25 май 2022 - 15:51Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казан федераль университетында узган педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форумда (IFTE-2022) шулай дип белдерде.6100
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.16200
-
25 май 2022 - 14:25Яңа китапны япканда Адәм баласы – көмеш, гыйлеме булса – алтын. Шул көмештән алтынны ясаучы – укытучы.13401
-
25 май 2022 - 12:22Ләйсәннән – тунец салаты Мөслим кызы Ләйсән Сабирова әлеге салат рецептын тәкъдим итә. Салат – урта диңгез кухнясыннан.14400
-
25 май 2022 - 11:41"Киемгә - икенче тормыш" акциясенә старт бирелде Акция авыр хәлдә калган, мохтаҗ кешеләргә, күп балалы гаиләләргә адреслы ярдәм итү, хәйриячелек эшенә халыкның киң катламнары җәлеп итүнең максат итеп куя.12700
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
25 май 2022 - 08:05Мөслимдә зона киңәшмәсе узды.ФОТОРЕПОРТАЖКичә Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.13700
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5100702
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.383000
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.332401
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).246704
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.209603
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика