Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабак турында

Кабактан салатлар ясар­га, ботка, аш һәм икенче ашлар пешерергә мөмкин. Кабактан хәтта коймак, бәлеш һәм торт пешереп тә була. Аннан ясалган компот белән кесәл дә телне йотар­лык. Шул ук вакытта мичтә пешерелгән кабак үзе генә дә бал яисә сироп белән ашарга бик тәмле десерт са­нала.

Кабакның кайбер, махсус аг­ротехник технология куллан­мыйча үстерелгән төрләре хәтта 50-60 килограммга, биеклеге 80 һәм 170 сантиметр киңлеккә җитеп үсә.

Борын-борынгыдан кабак үзенә игътибарны ризык була­рак кына җәлеп итмәгән. Оста­лар аннан патша сараен бизәү өчен бик матур савытлар ясаган. Ә көнбатышта исә әле дә булса кабак шешәләре ясау белән ма­выгалар.

Үзенчәлекле тәме һәм ма­тур декоратив сыйфатыннан тыш, кабак диетик ризык була­рак та игътибарга лаек. Ул пек­тин матдәләргә, аскорбин кис­лотасына бай. Шуңа күрә кабак­тан хәзерләнгән һәр ризык тәмле аш кына түгел, тәмле дару да бу­лып тора.

* Суык, коры һәм җилләтелә торган бүлмәдә кабак айлар буе яхшы саклана.

* Зур кабакны бер тапкыр­да гына кулланып бетереп бул­мый. Аның калган өлешен әрчеп, кискәләп катырырга мөмкин. Тәме үзгәрмәячәк.

* Кабак белән тмин, бо­рыч һәм көнчыгыштан кергән тәмләткечләр куллану бик отыш­лы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев