Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изоляция дәвам итә

Татарстанда коронавируска бәйле чикләү чаралары дәвам итә. "Киләсе атна азагында, ситуациягә карап, санитар-эпидемиологик хәлне анализлап, чикләү чаралары киметелергә мөмкин", диде ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина

Даруханәләр һәм азык-төлек кибетләре гадәттәгечә эшли. Мәгариф учреждениеләре 6 апрельдән дистанцион укуга күчә. Әти-әниләрне борчыган тагын бер мәсьәлә: изоляция чорында балалар бакчасына абонент түләүләре башкарылмый. Апрель ае өчен бакчага түләп өлгергән әти-әниләрнең акчасы киләсе айларда чигерелә.
Өйдән чыгу, ягъни каядыр бару өчен, халыктан 170 мең мөрәҗәгать кергән. Изоляция режимын бозган өчен 356 беркетмә төзелгән.
Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус белән чирләүнең 25 очрагы теркәлгән. 21 очракта авыруны чит илдән кайтучылар алып кайтса, 4 очракта чир үзара бәйләнешләр, аралашу аша йоккан. ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шулай дип белдерде. Алты кеше, коронавирус белән чирләсә дә, симптомнар сизелми. "Авыруны симптомнарсыз уздыручы кеше авыруны бер кешегә йоктырырга мөмкин. Авыруның клиник билгеләре булганнар коронавирусны күбрәк кешегә күчерә", диде Марина Патяшина. Бүгенге көндә коронавирусны ачыклау максатында 12,5 мең тест-тикшерү үткәрелгән.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев