Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ижауда – экскурсиядә

“Игелек уят” волонтерлар отряды балалары Ижау зоопаркында булдылар.

“Юл буйлап төрле кызыклы уеннар һәм җәнлекләргә кагылышлы сорауларны күрергә һәм белемеңне тикшерергә мөмкин иде. Бүгенге көндә Ижау зоопаркында 700 гә якын төрле хайван яши. Ел саен хайваннар саны артып тора, чөнки җәнлекләр шактый уңайлы шартларда яши. Ижау зоопаркының мәйданы 11 гектарга якын. Зоопарк экспозицияләре зоналарга бүленгән. Киләчәктә без бу әкияти урында тагын бер кат булырбыз дип өметләнәбез”, – дип хәбәр итәләр зоопарктны тамаша кылып кайткан балалар.

"Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре белән берлектә балалар «ЛАДА-Ижевск» автомобилләр заводы музеенда да экскурсиядә булганнар. "Музей директоры Нина Алексеевна Сулыга безне бик җылы каршы алды һәм кызыклы экскурсия үткәрде. Ижау автомобиль заводы музее 1983 елның февралендә оеша. Музейда бүген 500дән артык экспонат бар. Экспозициянең төп өлеше Ижауда төрле елларда серияләп чыгарылган автомобильләр күргәзмәсе һәм берничә уникаль тәҗрибә үрнәгеннән тора",- дип хәбәр ителә яшьләр үзәгенең ВКдагы сәхифәсендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X