Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изге су – мең авыруга шифа

19 гыйнварда православие халкы Качману – Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Чиркәүдә узган төнге гыйбадәттән соң христианнар бәкедә су коена. Бу көнне алар тәнгә – сихәт, җанга шифа алабыз, гөнаһлардан, чирләрдән арынабыз, диләр.

– Электән килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы төндә Рус Шуган авылындагы Изге Николай чиркәвендә гыйбадәт кылдылар һәм төнге 12 сәгатьтән соң бәкедә су керә башладылар. Бу көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, коену өчен елга-күлләр өстенә бәке ясала. Ә бәйрәм көнендә чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия, диләр. Бу көнне җыелган су, күпме вакыт торса да, бозылмый, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина. 
19 гыйнвар көнне авыл янындагы сулык өстендә ясалган бәке янына халык җыелды. Мөслимлеләр белән бергә Җәлил, Бөгелмә районнарыннан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән дә кунакка кайтучылар бар иде.
Бу көнне православие динендәге халык зарыгып көтеп ала. Православие динендәгеләр бу көнне гадәти чишмәләрдән дә изге су ага дигән фикердә. Изгеләндерелгән су белән коену файдалы санала. Узган елларда бәкегә мәктәп укучылары да керә иде, быел яшүсмерләр арасында су коенучылар булмады. Тәвәккәлләр, курыкмыйча, салкын суда коенды. Беренче булып бәкегә Петр Осетрин чумды.
– Суның шифалы булуына ышанам. Авырулардан котылу өчен ел саен Качману көнендә Иордан суына чумам. Өч мәртәбә коенып чыгам. Бер тапкыр да чирләгәнем юк. Суы шифалы бит, җылы, пар бөркелеп тора, – диде әле генә коенып чыккан Петр Осетрин.
Бәке янында полиция, ашыгыч ярдәм һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү бүлеге хезмәткәрләре кизү торды. Никита атакай халыкны бәйрәм белән котлагач, күлдәге һәм бәке янына куелган савытлардагы суны изгеләштерде. Бәйрәмгә халыкның башка еллардагыга караганда күбрәк җыелуының сәбәбе дә бар – изгеләндерелгән су белән коронавируска да каршы торырбыз, дип ышанучылар бар.
– Татар милләтеннән булсам да, Качмануда, Рус Шуган авылына килеп, су җыям. Биш литрлы канистра алып килдем быел. Оныклар чирләп китсә, даруны шушы суга кушып бирәбез. Үзебез дә, сырхаулап китсәк, тизрәк шул суны эчәбез. Әллә чын күңелдән ышанганга, әллә берәр хикмәте бар – булыша бит, – ди Мөслимнән Гүзәл Нәгыймова.
Кайсы динне алма, су – чисталык һәм сафлык билгесе. Өч көн дәвам иткән Качману бәйрәмендә җыелган су ел дәвамында төрле авырулардан, күңелсез хәлләрдән саклый, дигән ышану яши. Бу суның бер тамчысы да зур флягадагы суны изгеләндерергә сәләтле, диләр.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев