Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изге Рамазан аен каршылап

Чарага кунак итеп Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатулла, Тугаш, Югары Табын, Түбән Тавын авылларыннан имам-хатыйблар Таһир, Хафиз, Зиннур хәзрәтләр чакырылган иде.

11 апрель көнне Тугаш авылы мәдәният йортында, Изге Рамазан аен каршылап, “Безне көтә изге ай... Тәүбә итеп, сыеныйк Аллаһка” дип исемләнгән вәгазь һәм мөнәҗәтләр кичәсе үтте. Аны мәдәният йорты хезмәткәрләре Флүрә һәм Радик Мәхүбрахмановлар оештырды. Чарага кунак итеп Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатулла, Тугаш, Югары Табын, Түбән Тавын авылларыннан имам-хатыйблар Таһир, Хафиз, Зиннур хәзрәтләр чакырылган иде.

Иң элек хәзрәтләр авылдашларыбызга тәрбияви вәгазьләр сөйләделәр, Рамазан аена кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр. Авылыбыз оныгы Ризван Фазлыев догалар укыды. Гөлфия апа Мөхәмәтгәрәева һәм Гөлзирә апа Нәсифуллина күңелләргә үтеп керерлек эчтәлекле мөнәҗәтләр башкарды. Кичәне алып барган Венера Мәхүбрахманова чараны ураза аена багышланган шигырьләр белән бизәде. Соңыннан кунаклар мәдәният йортында урнашкан “Тугашым – туган авылым” музеен карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама