Мөслим-информ

Җиз кыңгырау моңнары

Узган шимбәдә Мөслимдә “Җиз кыңгырау моңнары” фестивале үтте.

Бәйрәм ярминкәсе белән башланган чарада рай­он үзешчәннәре чыгы­шын, райондашыбыз – Ка­занда яшәп иҗат итүче Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфа­нов җырлавын да халык яратып тамаша кылды.

Ярминкә-фестивальнең төп атрибуты атлар булды. “Татарга ат беренче мәхәббәте кебек кадерле” дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Мөслимдә соңгы елларда татар токымлы атларны үрчетә башладылар. Бу аңлашыла да. Татар – атлы, ә ат татарлы булырга тиеш!

– Фестиваль юкка гына “Җиз кыңгырау моңнары” дип аталмый. Кыңгырау дигәч, күз алдына җигелгән, дулап килүче тройка ат­лар килеп баса. Татар хал­кы элек-электән ат асра­ган, шуның белән көн иткән, хуҗалыктагы эшләрен баш­карган. Атсыз хуҗалык бул­маган диярлек. Ат яраткан кеше батыр йөрәкле, курку­сыз булган. Курыккан кеше атка утыра алмый. Физик як­тан көчле һәм акыл белән эш итә торган егет кенә ат җигә ала. Бүгенге фестиваль дә моның ачык мисалы булып тора. Халык күп җыелган. Читтән кайткан якташлары­быз да бар. Чын мәгънәсендә зур бәйрәм төсе алган бүгенге чара, традиция буларак, алда­гы елларда да дәвам итәчәк, – диде район Башкарма комите­ты җитәкчесе Альберт Хуҗин.

Авыл җирлекләре ку­накларны сыйлы табын­нар белән каршы алды. Кай­нар коймак, төрле чәй тәм- томнарыннан сыгылып тор­ган өстәлләрдә җылы бу чыга­рып самовар кайнады. Бәйрәм Яңа ел тамашасын хәтерләтте. Төрле әкият персонажлары – Убырлы, Кар малайлары, елның символы – юлбарыс­лар сабыйларны куандырып, төрле уеннар уйнатып йөрде.

– Кечкенәләрдән алып карт әбигә кадәр канәгать ка­лырлык чара оештырганнар. Шаккатмалы! Килү белән рай­он мәдәният йорты каршын­да чәй эчтек. Ул беленнәрнең, камыр ризыкларының нин­дие генә юк! Кошевкалы ат­ларны күрер өчен Казаннан ук кайттым. Атларны кечкенәдән яратам. Яшь вакытларда са­бантуйларына ат чабышын карарга гына чыга идем. Бу бәйрәм дә йөрәкләрдә бик озак сакланачак, – ди Римма Иликова.

Әби-бабайлар чорында ат кешенең иң якын дусты бул­ган. Йортында ат тоткан кеше хәллеләрдән саналган.

– Исән чакта аттан аеры­ласым юк. Безнең әти дә, ба­бай да гомер буе ат тотты. Бүгенгедәй истә: атның ко­лын алып кайтканын дүрт күз белән көтеп ала идек. Ул колын белән болыннан әйләнүләре генә дә ни тора! Иптәш малай­лар арасында горурлык хисе кичерәсең, сокланып карый­лар! Кечкенә чакта, колыны­быз тугач, өйдә зур бәйрәм ясаганнары хәтердә. Шул ко­лынны үстереп, тәрбияләп, Са­бантуйга алып чыккан идем. Бер сыдырып җибәрүем бул­ды, колынымның аякла­ры җиргә дә тимәде – тукта­тып булмый! Атта кеше акыл­лары бар, диләр. Сабантуй­да бүләк бирмәсәң, күңеле төшеп, күзләре яшьләнә бахыркайларның. Шуның өчен сабантуйларында берен­че килгән атка да, соңгысына да бүләк бирү гадәте бар. Атның уч зурлыгындагы яу­лыктан да күңеле була, – ди Мөслимдә гомер итүче Кәрим Батыршин.

Мөслим атлар белән дан тоткан. Легендар “Урожай” колхозы рәисе Мирхаҗиян Сәлаховның, “ат җене кагыл­ган” баш зоотехник Зөфәр Солтановның атларны фа­натларча яратуы турында бәйрәмдә дә искә алучылар булды.

100дән артык нәселле ат тоткан колхозның республика ярышларын­да алдынгы урыннар алуы аңлашыла.

– “Урожай”колхозында ат ферма­сы бар иде. 1980-1985 елларда мин Югары Совет депутаты булып тор­дым. 1983 елда Әстерхан өлкәсеннән америка нәселле ат кайтарту бәхетенә ирештем. Загонда атларны йөрткәннәрен күрү үзе бер күңелле тамаша иде. Гомумән, элеккеге ел­ларда һәрбер хуҗалыкта ат тоттылар. 1995 елда мине Иске Вәрәш авылы фермасы мөдире итеп билгеләделәр. Ул вакытта ферманың 50 баш аты бар иде. Вәрәшбашта атлар күбрәк иде. Һәр бригадада ат булгач, эш тә җиңелрәк барды. Мал караучылар фу­ражын да, саламын да ат белән ташы­ды, – дип искә ала Бәһиҗә Баһауова.

Атның акыллы, күндәм мал бу­луы турында өлкәннәр аеруча яра­тып сөйли.

– Халкыбыз атларны ихластан ярата. Юкка гына ир-ат димиләр, ирләрнең холкын атның гаярьле­ге, көче һәм тәвәкәллеге белән ча­гыштыру өчен уйлап тапканнардыр бу сүзтезмәне. Без яшь чакта да ат белән җенләнгән малайлар бихисап иде. Узган гасырда язылган китаплар да шуны сөйли. Кайсын гына ачма, һәрберсендә ат образы сурәтләнә. Татар халкының бөтен көнкүреше, хәрәкәте ат белән бәйле булганга­мы, бу малны изгеләштереп кабул иткәннәр, – ди Роза Низамова.

“Авыл утлары” газетасының 1973нче елның 4 гыйнвар санында менә мондый юллар бар: “Яңа елны каршылау СССРның ярты гасыр­лык юбилеен бәйрәм итү көннәренә туры килде. Бәйрәмнең апафеозы 31 декабрьдә булды. Иртән бизәлгән тройкалар КПСС райкомы бинасы каршына туктый. Бар хуҗалыктан килгән 18 тройканың һәркайсы бер союздаш республика, СССР, Татарстан АССР герблары һәм район эмблема­сы белән бизәлгән. Чанадагылар со­юздаш республика халыкларының милли киемнәрендә. Урам әйләнгәч паркта хуҗалыклар рапорт тап­шырды, тройкалар парады булды”. Ул чор кешеләре тройкаларның бәйрәмнәрдә урам әйләнүен бүген дә сагынып искә ала.

– Элек авылларда ат заводлары бар иде. Атта йөрергә бик алгысып тора идек. Әтинең безне, ат арбасы­на утыртып, Мәлләтамак мәктәбенә укырга алып барганын һич оныта­сым юк. Җилләр уйнатып, “Әһәһәй, малкай!” дип, әткәй атны куалый иде. Кыңгыраулы атлар без яшь вакыт­та Халыкара хатын-кызлар көненең төп бизәге булды. Тройкаларда­гы җиз кыңгырау моңнары бүгенге фестивальдә кабат яңарды, – ди Маһидә Заянова.

“Җиз кыңгырау моңнары” фестиваленә тройка Актаныш рай­оныннан ук килгән иде. Атлар Рәүхәт Салихҗановның Байсар авылын­дагы “Ташкын” хуҗалыгыннан җибәрелгән. Фестивальне Мөслим ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар ачты. Банк урамыннан го­рур атлап килгән атларны спорт мәктәбе укучылары Азалия Вәлиева һәм Чулпан Янгирова иярләгән иде. Алар артыннан Түбән Табын, Мәлләтамак, Вәрәшбаш, Симәк, Әмәкәй, Октябрь, Метрәй, Исәнсеф авыл җирлекләреннән җигүле ат­лар чыкты. Атлар парадын “Арга­мак” спорт мәктәбенең Будулай ку­шаматлы поние төгәлләде. Гармун­чылар, бала-чагалар утырган урам әйләнүче атларга сокланмаган кеше булмагандыр.

– Татар аты башка атлардан аеры­лып тора. Кыскарак буйлы, ак яллы, аксыл-сары төстәге атны танымаучы татар юктыр. Ат бит ул – татарның йөрәге! Атларга хөрмәтем һәм ярату­ым чиксез. Оныкларымда да шушы сыйфатларны тәрбияли алдым. 2016 елда сафка баскан “Аргамак” ат спор­ты мәктәбен укучылар үз итте. Бүген биредә 16 ат тәрбияләнә, шуларның унысын балалар иярли. Меломан, Голд Принц, Арчбольд Ганновер, Бэст Эвер, Ритм кушаматлы атларыбыз республика ярышларында да сы­натмады, – ди Меломан кушаматлы аты белән Бөтенроссия Сабантуенда Россиядә туган атлар арасында абсо­лют җиңүче булган Фазаил Вәлиев.

Мөслим атларын күрше регион­нарда, Казанда, Уфа, Ижевск, Әлмәт шәһәрләрендә хәзер төп көндәшләр итеп саныйлар.

– Атлар катнашында бәйрәмнең күңелгә якын булуы бәхәссез. Ат – татарның якын дусты. Ат күргән кешенең күңеле нечкәрә, шул ук вакытта ул горурлык хисләре дә уята. Бүгенге фестиваль татарның гореф-гадәтләрен чагылдыра. Ләкин традицияләр бәйрәмебезне бизәп кенә калмыйча, көнкүрешебезгә дә керсен иде! Бүгенге бәйрәмдә катна­шучы һәркем халкыбызның гореф- гадәтләрен торгызуга үзеннән зур өлеш кертә, – ди район иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов.

Авыл җирлекләре фестивальгә ныклы әзерлек белән килгән иде. Иске Карамалы авыл җирлеге читлек белән куяннарга кадәр алып килгән. Олы Чакмак авыл җирлеге сөт про­дуктлары белән сату итте. Крәш. Шу­ран авыл җирлеге кул эшләреннән күргәзмә оештырган иде. Тойгел­де һәм Баланлы, Рус Шуган авыл җирлекләре халыкны тәмле кой­мак, башка төр камыр эшләнмәләре, телне йотарлык кайнатмалар белән сыйлады. Вәрәшбаш авыл җирлеге бәйрәмгә “килен” алып төште.

– Элек татарда кыз урлау йола­сы булган. Егетләр күзләре төшкән кызларны, ат арбасына салып, урлап киткәннәр. Бәйрәмгә без ак күлмәкле сылу “кәләш” алып төштек. Һәркемнең йөзе шат, көләч. Мөслимлеләр батырып эшли дә, матур итеп ял да итә белә! – ди Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Галиева.

Аты барның дәрте бар, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Фестивальне оештыручылар бәйрәм традициягә әйләнәчәк дип белдерде. Ел саен кышкы чорда үткәреләчәк атлар парадын, уен-көлке, җыр-биюле бәйрәмне сөенеп каршы алырга яз­сын!

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: