Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Июньнең кайсы көненнән соң чүп үләннәре үсеше акрыная? Җавап – сынамышларда

Intertat.ru электрон газетасы июнь аена халык сынамышлары тәкъдим итә. 1, 2 июнь яңгырлы булса, ай коры килер. 3 июнь көнне яңгыр яуса, елак көзгә. 4 июнь көнне көчле томан яки чык төшсә, уңышлы ел килә. 5 июнь көнне кыярны ачык җиргә күчерәләр. Шуннан соң соң кыяр утыртмыйлар. 6 июньнән чын...

Intertat.ru электрон газетасы июнь аена халык сынамышлары тәкъдим итә.


1, 2 июнь яңгырлы булса, ай коры килер.


3 июнь көнне яңгыр яуса, елак көзгә.


4 июнь көнне көчле томан яки чык төшсә, уңышлы ел килә.


5 июнь көнне кыярны ачык җиргә күчерәләр. Шуннан соң соң кыяр утыртмыйлар.


6 июньнән чын җәй башлана. Моннан соң кыраулар төшми. Бу көнне, гадәттә, гөлҗимеш чәчәк ата.


7 июнь көнне юкә чәчәк ата. Үрдәкләр туктаусыз бакылдашса, яңгыр явар.


8 июнь балыклар су өстенә чыгып уйнаса, тиз генә яңгыр яумас.


9 июнь көнне урман җилсез шауласа - яңгырга. Төнге чык озак кипмәсә - яшенгә.


10 июнь - көн тыныч, җилсез булса - мул уңыш көт.


11 июнь - күке кычкырса, алдагы ике-өч көндә көннәр матур торыр.


12 июнь көнне мул чык төшсә, аяз көнгә. Кичтән чык төшмәсә, иртәгә яңгыр явар.


13 июнь көнне яңгыр яуса, кыш суык килер.


14 июнь көнне иртән салават күпере чыкса, тагын яңгыр явар. Иртән кояш агарып чыкса да - яңгырга.


15 июнь көнне һава торышы матур булса, сентябрь җылы килер.


16 июньдә иртәнге томан су өстенә җәелсә, кояшлы көн көтә.


17 июньдә яңгыр яуса, ул ике-өч көнгә сузыла.


18 июнь көнне үлән гадәттәгедән хуш ислерәк булса - яңгырга.


19 июньнән соң чүп үләннәре үсеше акрыная.


20 июнь көнне эссе булса, арыш уңар.


21 июньдә күк күкрәсә - яңгыр тузанны гына басар. Күк күкрәп, яшен яшьнәсә - көчле яңгырга.


22 июнь - иң озын көн, иң кыска төн. Бу көнне печәнгә төшкәннәр. Җир җиләге пешә башлый.


23 июнь көнне салават күпере чыкса, икмәк мулдан булмый.


24 июнь көнне томан су өстенә җәелсә, гөмбә уңар.


25 июнь - черки һәм озынборыннар багана булып өскә күтәрелсә, иртәгесен коры көн булыр.


26 июнь көнне бал кортлары иртәдән эш башласа, көннәр матур торыр.


27 июнь көнне бакаларның коры җирдә сикерешүен күрсәгез, яңгыр көтегез.


28 июнь - иртәдән кыздырса, кичкә яшенле яңгыр булачак.


29 июнь көнне яңгыр яуса, аның тамчысына карагыз. Әгәр эре икән, ул иртәгә яумый, вак, пыскып торса, бер-ике көн дәвам итә.


30 июнь көн аяз булса, җылы көз килә. Яңгыр яуса, көз дә яңгырлы була.


Чулпан ШАКИРОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев