Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Июнь аена бакчачылар белергә тиешле киңәшләр

Ай башында ачык туфракка җылылык яратучы орлыкларны һәм яшелчә үсентеләрен (помидор, борыч, кыяр, кабак, ташкабак, патиссон һ.б.) утырталар. Шул ук вакытта һава торышы турында да онытып җибәрергә ярамый: июньдә еш кына, кинәт суытулар белән бергә, кырау төшүләр дә очрап тора.

Яшелчә бакчасында

Ай башында ачык туфракка җылылык яратучы орлыкларны һәм яшелчә үсентеләрен (помидор, борыч, кыяр, кабак, ташкабак, патиссон һ.б.) утырталар. Шул ук вакытта һава торышы турында да онытып җибәрергә ярамый: июньдә еш кына, кинәт суытулар белән бергә, кырау төшүләр дә очрап тора.

Теплицасы булганнарга үсентеләрне айның уннарына кадәр анда тотарга киңәш ителә. Халык календаре буенча чын җәй бездә 11 июньнән генә башлана дип исәпләнә (бу көннәрдә гөлҗимеш чәчәк ата башлый). Кемнәрдер помидордан иртә уңыш алу максатында үсентеләрне иртәрәк утыртырга тырыша. Аларга киңәш шул: кырау төшеп, утыртылган үсентеләр харап булу очрагын күз уңында тотып, берникадәр үсентене саклау урынында калдырып торыгыз.

Үсентеләрне кайда утыртырга?

Помидорларны утырту өчен бакчадагы иң кояшлы һәм калкурак урынны сайлагыз. Шуны онытырга ярамый: помидор үсентеләре һич тә артык су сипкәнне яратмый, ә күләгәле урынга утырткан очракта, уңышның сизелерлек кимүе мөмкин (Грушовка һәм Де-Барао сортлары гына бирешми).

Үсентеләрне былтыр помидор һәм бәрәңге үскән урынга утыртырга киңәш ителми, ни өчен дигәндә, аларга зыян салучы фитофтора гөмбәчеге туфракта еллар дәвамында сакланырга мөмкин.

Помидорны теплицада үстерүчеләргә бу киңәш туры килеп бетми, шуңа да аларга андагы туфракны ел саен сәламәтләндереп тору чарасын табарга кирәк. Бу проблеманы хәл итү өчен күп бакчачылар, көзен бакчаны тазарткан вакытта бәрхәт гөл сабакларын секатор белән тураклап, туфрак өстенә салалар. Язын исә теплицадагы туфракны әлеге сабаклар белән бергә казыйлар. Бәрхәт гөлендәге әчкелтем-әрем исе, мөгаен, фитонцит көченә ия буладыр. Күп кенә тәҗрибәле бакчачылар үсентеләр арасына бу гөлнең орлыкларын да утырта.

Ничек утыртырга?

Үсентеләрне утыртыр алдыннан аларга мул итеп су сибегез һәм савытларыннан туфрагы белән бергә алып, савыттагыга караганда 3-6 см.га тирәнрәк итеп утыртыгыз. Болай иткәндә, ботакның тирәнрәк итеп утыртылган җирендә өстәмә тамырлар һәм ботаклар барлыкка киләчәк, димәк, уңыш та югарырак булачак.

Иртә белән чиләкләргә, мичкәләргә су тутырып куегыз һәм кичтән үсентеләрне утыртканда шуны сибегез. Үсентеләрне балчыгы белән бергә утыртканда, алар артык зур стресс кичерми һәм рәхәтләнеп үсеп китә.

Утыртылганнары белән нишләргә?

Истә тотыгыз: үсентеләрне артык дымландыруга караганда, аларга суны азрак сибүең хәерле. Су сипкән вакытта су тамчыларын яфракларга тидермәскә тырышыгыз, чөнки тамчылар, линзага әверелеп, яфракны көйдерергә мөмкин.

Тиз өлгерә торган сортларга, бигрәк тә вак яфраклыларга, утырткан мәлдән алып, июль уртасына кадәр, нибары 2-3 тапкыр су сибү дә җитә. Дөрес, суны тамырларны мул сугарырлык, тирәнгә төшәрлек итеп, берьюлы берничә мәртәбә сибү киңәш ителә (бер үсентегә ярты чиләктән дә ким түгел!).

Китмәнләү

Җылылык яратучы культуралар июньдә әле утыртыла гына, ә бу вакытта инде күп кенә яшелчә культуралары чүп үләннәреннән аралауны һәм сирәкләүне таләп итә. Әлеге эшләрне һич тә соңга калдырырга ярамый, ни өчен дигәндә, үсентеләре куерган түтәлләрдә уңыш сизелерлек кими. Үсемлекләрнең 1-2 чын яфрагы барлыкка килү белән үк аларның араларын 3-5 см. чамасы калдырып сирәкләгез. Әлеге эшләрне яңгырлы көнне яки кичен, кояш сүрелгәч башкарырга кирәк, чөнки өзелгән үсемлекләр көчле ис бүлеп чыгара, ә бу үз чиратында кишер чебенен җәлеп итә.

Әгәр инде кишерне барыбер дә көндез сирәкләргә туры килсә, түтәлгә борыч сибегез. Ул кишер исен баса һәм бөҗәкләрдән саклый. Өзелгән кишер сабакларын тиз арада түтәлдән читкә чыгарыгыз.

 

Кызыл чөгендергә килгәндә, аны да 1-2 чын яфрагы барлыкка килгәч сирәкләргә тәкъдим ителә. Өзеп алынган үсентеләрне башка урынга утыртырга мөмкин. Соңрак өлгерә башлаган эрерәк чөгендерләрне ашарга куллана башларга да мөмкин.

 

Кыярларга килгәндә, аларны бер-берсеннән 15-20 см. чамасы аралык калдырып сирәкләргә кирәк. Кыяр төпләрен бик тә сыйфатлы туфрак белән мүлчәләргә кирәк, ни өчен дигәндә, кыяр тамырлары шактый өстә урнашкан, шуның өчен дә аларның төбен йомшартырга киңәш ителми.

5-6 яфрак барлыкка килгәннән соң кыярларның очын өзәргә киңәш ителә. Бу аларда ян сабакларның барлыкка килүенә булышлык итә. Ян сабакларда, билгеле булуынча, инә чәчәкләр төп сабактагыга караганда, күбрәк була.

Тагын да бер мөһим киңәш: кыяр чәчәк аткан вакытта түтәл уртасына тирәнрәк савытка тирес суы яки чиләктә әчетелгән чүп үләннәре суын куярга киңәш ителә. Алар углекис газы бүлеп чыгарып, кыярда ана чәчәкләр санын арттырырга булышалар. Бу вакытта кыярларга артык су сибәргә киңәш ителми, туфракның вакытлыча корыбрак китүе анда җимешләрнең күбрәк барлыкка килүенә булышлык итә.

Бакчада эш

Ай башында бакчада кура җиләге, бакча җиләге, балан, гөлҗимеш чәчәк ата. Ай ахырына табан инде без тәмле, сусыл җиләкләрне авыз итә башлыйбыз.

Бакчада бу ай барышында туфракны гел йомшартып тору, агач-куак төпләрен һәм түтәлләрне, түтәл араларын чүп үләннәреннән аралап тору киңәш ителә. Чүп үләннәрен алар чәчәк ата башлаганчы өзәргә кирәк, алар орлык бирә башласа, эш харап булачак. Агач штамбларында (кәүсәләрендә) һәм алар тирәли барлыкка килгән яшь үсентеләрне тамырларыннан ук өзеп барырга онытмагыз.

Суга кытлык кичергәндә, агачларда инде барлыкка килгән җимшәннәрнең дә коелу куркынычы бар. Аеруча кара карлыган су ярата. Кәүсә тирәли туфрак 50-60 см.га кадәр яхшы ук дымланырга тиеш. Дым җиләк-җимеш агачларына һәм куакларына аеруча чәчәк атып, җимшәннәр барлыкка килгән чорга кадәр мөһим. Һәр су сипкәннән соң, дым яхшырак саклансын өчен, кәүсә тирәли туфракны йомшарталар һәм мүлчәлиләр.

Җиләк бакчасында

Төпләре мүлчәләнмәгән куаклар тирәли һәм түтәлләр арасында чүп үләннәрен утап торыгыз. Бакча җиләге түтәлләрендә, күчереп утыртырга кирәк булган кадәр генә калдырып, артык "мыекларны" өзә барыгыз. Күчереп утыртасы "мыекларны" тамыр алсыннар өчен туфрак белән күмеп куегыз. Җиләкләр өлгерә башлагач, пычранмасыннар өчен, куаклар төбенә салам яки башка материалдан мүлчә түшәгез.

Караҗиләкнең (еживика) биеклеге 60-100 см.га җиткәч, очларын өзәргә киңәш ителә. Бу аларда сабаклар саны артуга һәм киләсе елда мулрак уңыш алырга юл ача.

Чәчәкләр турында...

Июньнең беренче декадасында туфракка җәйге чәчәкләрне: сальвия, пеларгония, фуксия, лобелия, бегония, георгин һ.б. утыртуны төгәл-лиләр.

Газонны кисү вакыты җитә. Матурлык би-реп үсүче кай-сыбер куаклар-ның артык куер-ган ботакларын кисеп, тәртипкә китерәбез. Прививкаланган розаларның, сирень куакларының төбеннән чыккан ботакларны төбеннән үк кисеп атыгыз.

Клематислар бу чорда аерым игътибар таләп итә. Аларның ботакларын өскә күтәрәләр, зәгыйфь ботакларын кисәләр, аннан соң минераль ашлама комплексы эремәсе белән яхшылап ашлыйлар.

Июньдә лалә һәм гиацинтларның яфраклары саргая, аларны чокып алырга кирәгер. Нарциссларны 2-3 елга бер тапкыр бүләләр. Суганчаларны күләгәле урында киптерәләр һәм көзен утыртканга кадәр җилләтелә торган урында саклыйлар.

Вак суганчалы чәчәкләр - умырзая, тычкан гиацинты, крокусларны да яфраклары саргайгач чокып алалар, ояларын аералар һәм яңа урынга утырталар.

Чәчәк бакчасында да эш бихисап: бу чорда түтәлләрне чүп үләннәреннән арындыру, су сибү, ашламалау, гладиолуслар һәм георгиннар өчен таяклар әзерләү мөһим. Чәчәкләрне көчле кояш нурларында яндырмас өчен суны иртәнге 9га кадәр яки кичке 6 сәгатьтән соң сибү киңәш ителә.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X