Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иван Купалада су һәм ут белән чистарыналар

Бу бәйрәмне православие динендәгеләр бәйрәм итә. Рус Шуганда да бәйрәм зурлап билгеләп үтелә.

Иван Купала – муллык, уңыш бәйрәме. Өлкәннәр әйтүенчә, бу көнне хәтта, коры ботакларны бер-берсенә ышкып, ут чыгарганнар. Учак ягып, аның уртасына кояш символы – тәгәрмәч куя торган булганнар. Мәҗүсилек вакытында Кояш алласы хөрмәтенә су кергәннәр.
– Бәйрәм алдыннан су коену гадәте катлаулы йолалардан санала. Аны “Иван Купалага каршы төн”дә башкаралар. Олысы-кечесе чәчәкләр, үләннәр җыя, шул чәчкәләрдән тәкыяләр үрә. Кайберәүләр йортларын яшеллек белән бизи. Учак ягу һәм карачкы яндыру гадәте дә бар. Кайбер милләтләрдә бу көнне учак өстеннән сикерү гадәте дә яши. Анысы бездә башкарылмый. Бәйрәм көнне беркемгә дә бернәрсә дә бирмәскә, сатмаска киңәш ителә. Юлда акча тапсаң да, алырга ярамый. Хәтта бик зур сумма булса да. Күпме табасың – шулкадәр югалтасың, дигән ырым яши, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Яңа календарь нигезендә Иван Купала 7 июльгә каршы төндә уздырыла башлый. Элеккеге стиль буенча бу бәйрәмне 20 июньнән 26 июньгә кадәр үткәрәләр. Бәйрәмгә каршы төндә өйне җыештыралар. Бәйрәмне елга-күл буенда билгеләп үтү дөресрәк, диләр. Бу төндә су буенда учаклар күп була. Су коенган төнне дару үләннәрен җыялар. Бу көнне аларның файдалы үзлекләре күбрәк була, дигән ышану яши.
– Кияүгә чыгарга теләгән кызлар чәчәкләрне мулдан җыялар. Чәчәк күбрәк булган саен бәхетең, шатлык-сөенечләрең дә зуррак була, диләр. Йокларга ятар алдыннан мендәр астына бөреләнгән чәчәк салу гадәте дә бар. Иртәнгә чәчәк таҗларын ачса, кыз тиздән кияүгә чыгачак, дигән ышану бар, – дип искә ала райондашыбыз Надежда Смелова. – Без кечкенә чакта апаларыбыз су буйларыннан чәчәк җыеп, тәкыя үрә иде. Аннан тәкыяларын елгага ыргыталар. Тәкыя батса, кыз кияүгә чыкмый. Тәкыянең ярдан агып китүе кияү булачак егетнең янәшәдә булуына ишарәли. Традиция буенча 12 төрле үсемлектән тәкыя үрергә кирәк. Кояш чыккан вакытта елгада юынырга, коенырга кирәк. Бу авыруларны юкка чыгара, дип ышаналар иде.
Ышанулар буенча Иван Купала төнендә йокларга ярамый, кояшны каршы алырга кирәк. Таңны каршы алмау бәхетсезлек китерә, дип ышанганнар. Учак аша сикергәндә югарырак күтәрелгән саен икмәк биегрәк була, дип юраганнар. Бу көнне ут та, су да тәнне генә түгел, җанны да пакъләндерергә сәләтле, дигән ышану яшәгән.
Бәйрәмнәр бик күп. Славян халыклары календаренда һәр көн – ниндидер бәйрәм. Аларның һәрберсе яхшылыкка өнди, матур гадәтләр тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама