Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җитмеш төрле һөнәр дә аз...

Сентябрьнең соңгы якшәмбесендә Машина төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Райондашыбыз Рәшит Солтановта машиналар ясый.

Рәшит Солтанов яса­ган мини-тракторлар­ны, тагылма агрегатлар­ны күргәнегез бармы? Үз кулларың белән тимер-ка­лайга җан өр әле син! Хо­дайдан бирелгән сәләттән тыш үҗәтлек анда чиктән ашкан.

Рәшит абый сыман техника­ны яратучы тагын бармы икән?! Ул ясаган тракторларны, авыл хуҗалыгы җайланмаларын са­ный китсәң, исәбенә чыкмалы түгел. Октябрь авылында дөньяга аваз салган райондашыбызның күпчелек әби-бабай тәрбиясендә булуы да үзенекен иткәндер, мөгаен.

– Тормышта һәр нәрсәгә үз көчең белән генә ирешеп була, дип яшәдем мин. Кечкенәдән техникага тартылдым. Физика, математика, химия фәннәре ае­руча җиңел бирелде. Без укы­ган чорда мәктәптә тракторчы һөнәренә өйрәтеп, таныклык биреп чыгаралар иде. “Трактор дәресе” дип йөртелә иде ул. Әлеге фәннән Рифкать Гаеров укытты. Тракторларга тартылу, бу төр тех­никага мәхәббәт миндә мәктәп елларында ук уянды. Күбәк мәктәбен “5”ле билгеләренә генә тәмамлап, Бөгелмә индустриаль- педагогия техникумына юл тот­тым. Студент еллары иң күңелле вакытлар булып истә калды, – дип искә ала Рәшит Солтанов.

Укыган вакытта практиканы егетебез районның һөнәр учи­лищесында уза. Шәһәрдә яхшы эш тәкъдим итсәләр дә, баш тарта. “Бөтен кеше калага ки­теп бетсә, авыл җирендә кем ка­лыр?!” – дип уйлый ул. Яшь булса да, алдан күреп фикер йөртә белә Рәшит. Студент егетне кыска ва­кыт эчендә укытучыларның да, укучыларның да яратып өлгерүе гаҗәп түгел. “Түземсезләнеп көтеп калабыз”, – дип озата кол­легалары. Укуын тәмамлагач, ике дә уйламыйча училищега эшкә кайта. Башта – производствога өйрәтү мастеры, аннары өлкән мастер була. Ул хезмәт куйган чорда уку йортында техник иҗат берләшмәсе эшли башлый.

– Укырга исе китми йөргән укучылар байтак иде. Итәк- чабуларын җыя алмый йөргән байтак кына егетләрне акыл­га утыртты Рәшит Зиннурович. Аның кайтуы бөтен коллектив­ны җанландырып җибәрде. Уку­чыларны дәресләрдән соң да өйләренә кайтарып җибәрә ал­мый башладык. Мини трактор­лар, мини машиналар, әллә нин­ди тагылма агрегатлар ясыйлар иде. Үзләре ясаган техниканың, агрегатларның эшләвен күргән укучыларның сөенеченә чик бул­мады. Рәшит Солтановның тагын бер сыйфаты бик күпләргә үрнәк булырлык. Ул – җаваплылык. Эшкә кайткач, укытуын туктатты да, үз теләге белән армиягә кит­те. “Булачак солдатларга белем һәм тәрбияне үзе солдат булган кеше генә бирергә тиеш”, – диде. Аның кулы астында чыныгу ал­ган егетләр тормышта да югалып калмады. Ир-ат белергә тиешле бөтен эшкә дә беренче чиркан­чыкны алар безнең уку йортында алдылар, – ди Рамил Абдуллин.

Әйе, бик күпләрне тимер тотарга өйрәтә Рәшит абый. Үзе дә “мин – остаз, укыту­чы” дип тормый, эшләгән чорда училищеның ярдәмче хуҗалыгында тракторны да ияр­ли, комбайнга да утыра. Эшләгән кешене һәркайда да тиз күреп алалар. Училищедан соң “Сель­хозтехника” оешмасының баш инженеры, аннары “Агрохимсер­вис” оешмасы җитәкчесе була ул. Мөслим район Советы рәисе урынбасары булып эшләгән чор­да да “тимер җене” ташламый аны. Элекке укучылары белән караңгы төнгәчә ишегалдында мини-тракторлар, картинглар, карда йөрү җайланмасы – сне­гоход ясыйлар. Әле дә киңәш со­рап киләләр үзенә. Лаеклы ялга чыкач та яраткан шөгыленнән аерылмый райондашыбыз. Рай­он мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә техник иҗат түгәрәген җитәкли ул. Алтмыш­тан артык укучы йөри түгәрәккә. Райондашларыбыз остазлары белән хуҗалыкта кирәкле корал­лар, калайдан бизәкләр төшерүче станок, төрле техника ясыйлар. Балаларның иҗат эшләре “XXI гасыр кулибиннары” республи­ка конкурсында икенче урын­га лаек була. Кыска гына вакыт эчендә егет-кызлар әллә ниләр ясап ташлый, эретеп ябыштыру аппараты белән эшләргә өйрәнә.

Рәшит абый ясаган “Му­равей” тракторын кошчылык белән шөгыльләнүче Дамир Шәңгәрәев фермасында кулла­на. “Малыш” дигәне озак еллар училищеда укучыларга өйрәнү әсбабы буларак кулланылды. Тимерне салкын хәлдә бөгеп, бизәкләр ясау җайланмасын Рәшит абый бер танышына бүләк иткән. Шушы көннәрдә генә рай­ондашыбыз газон чапкыч яса­ган. Газон чапкыч ясау тәртибен сорап байтак кеше килгән инде.

– Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән әйтем Рәшитемә туры килә. Йокла­ганда да яңа техника ясау идея­се белән яна. Төшләренә дә шул агрегатлар керәдер, мөгаен. Го­мер буе эзләнде, яңалыкка ом­тылды. Миңа – ныклы терәк, кызларыбыз өчен яраткан әти булудан тыш, бик күп егетләрнең остазы, аларны эшкә өйрәтүче булды ул, – ди тормыш иптәше Резеда апа.

Рәшит абый чын мәгәнәсендә машина төзүче. Үзе теләгән фор­мада, тениканың һәр детален аңлап, аны җаны белән тоеп эшләгәнгә кулы тигән һәр нәрсә эксклюзив, кабатланмас була­дыр.

Лилия Шәймиева.

Фото – Рәшит Солтановның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев