Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Итле бәрәңге коймагы

Кеше нинди генә төр ризык әзерләми хәзер! Интернет челтәреннән карап та пешерә, үзе дә уйлап таба. Үзенчәлекле рецептны сезгә дә тәкъдим итәбез. Итле-бәрәңгеле коймак телеңне йотарлык тәмле килеп чыга.

Кирәкле ингредиентлар: үсемлек мае, уртача зурлыктагы 9-10 бәрәңге, икешәр йомырка һәм шалкан, 1 кишер, тоз, борыч, яшел тәмләткечләр, 200 грамм чамасы сөяксез ит, 2 аш калагы он, 3-4 тырнак сарымсак, 3 аш калагы каймак.
Иң элек сарымсак, кишер, суганны чистартабыз. Сарымсакны сыккыч аша чыгарабыз, суган һәм итне вак шакмаклап турыйбыз, кишерне кыргычта уабыз. Эчлек өчен суган, кишер, туралган итне үсемлек маенда кыздырабыз. Бераздан сарымсак, каймак өстибез һәм барысын бергә болгатабыз.
Ул арада бәрәңгене чистартып, кыргычта уабыз. Аерым савытта бәрәңге өстенә суган, он, тоз, борыч, йомырка, тәмләткечләр өстибез дә барысын яхшылап болгатабыз. Кыздырылган майлы табага – бер аш калагы бәрәңге, аннан артык күп итмичә эчлек салабыз. Эчлек өстенә тагын бер калак бәрәңге массасы салабыз да (өстәге бәрәңге массасы астыннан эчлек күренеп тормаска тиеш) алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Аннары, икенче ягын әйләндереп, әзер булганчы кыздырабыз. Табынга каймак белән бирәбез.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X