Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

IT-технологияләр табигатьне пычратучы предприятиеләр табарга ярдәм итәчәк

Татарстанның Digital Superhero онлайн-хакатонының яшь катнашучылары предприятиеләрдән зарарлы матдәләрне табу моделен эшләгәннәр.

Ул дәүләткә экология өлкәсендә хокук бозучы заводлар белән нәтиҗәле көрәшергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта InnoSTage компанияләр төркеме генераль директоры Айдар Гузаиров сөйләде.
"Хакатон кысаларында экология министрлыгы, ЮХИДИ куйган реаль бурычлар хәл ителде. Безнең гипотезлар расланса, аларны Татарстан икътисадына күчерергә мөмкин булачак. Бу безнең хакатонның уникальлеге, бурычлар "һавадан" алынмаган", - дип билгеләп үтте Гузаиров.
Аның сүзләренә караганда, хакатон биременең берсе экологиягә багышланган иде. Аерым алганда, сүз датчиклардан мәгълүмат нигезендә предприятиеләрнең зарарлы ташлауларын эзләү турында барды.
«Без балаларга предприятиене-пычраткычны өлешчә, атмосфера шартлары һәм башка факторлар турындагы мәгълүматлар нигезендә билгеләүнең математик схемаларын уйлап табарга тәкъдим иттек. Без мондый система прототипына беренче адымнар ясыйбыз. Эшне ахырына җиткерсәк, экология министрлыгы аннан файдаланачак", - дип ассызыклады Гузаиров.
Ул хәзерге шартларда мондый экологик хокук бозуларга каршы көрәшнең ике юлы бар — заводларны саклагыч «колпак» белән каплау, яисә фәнни ысуллар белән күзәтеп тору, дип өстәде.
«Без икенче юл белән киттек», — дип тәмамлады сүзен Гузаиров.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/06-06-2020/it-tehnologii-pomogut-nayti-predpriyatiya-zagryaznyayuschie-prirodu-5747888

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев