Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“IT-чемпион” конкурсында җиңгән Мөслим урта мәктәбенең ике укучысына ноутбук һәм мәктәпкә интерактив такта биреләчәк

"IT-чемпион" Республика конкурыс дәүләт һәм муниципаль түләүләрне электрон формада башкаруны популярлаштыру максатыннан булдырылды һәм ике ел рәттән барды. Быел конкурс 2 номинациядә үтте.

"Иң актив укучы" номинациясендә район буенча барлык мәктәпләрдән 92% бала катнашты. Бу номинациядә Айрат Әсадуллин (Мөслим уртамәктәбе, 2485 балл) беренче урынны алды. Икенче урында - Зәйнәп Сабитова (Мөслим урта мәктәбе, 2344 балл), өченчедә - Илнар Нәгыймов (Олы Чакмак, 673 балл). Алар ноутбук белән бүләкләнәчәкләр. Башка укучылар җыйган балларын 18 декабрьгә кадәр истәлекле бүләкләргә алыштыра алалар.

"Иң актив мәктәп" номинациясендә Мөслим урта мәктәбе (бу мәктәп укучыларының барлык баллары - 14 953, уртача балл - 45,45) җиңүче дип табылды. Мәктәп интерактив комплект белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев