Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исәнсефнең гөлбакчалы йорты

Исәнсефтән Мөҗәһидан Мортазинны Мөслимдә дә яхшы беләләр. Актив тормыш алып баручы райондашыбызның чәчәкләр үстерергә яратуы да мәгълүм булды. Капкасы ук бизәкләп эшләнгән ихатада ишегалды тулы чәчәкләрне күреп таң калдык.

Актив хәбәрчебез буларак Мөҗәһидан абыйның һәр яңалыкка игътибарлы, аралашучан, ачык күңелле кеше икәнен белә идем. Әмма бакчачылык, бигрәк тә чәчәкләр белән кызыксынуын ишеткәнем булмады. Без бит чәчәк үстерүне хатын-кыз шөгыле итеп күрергә гадәтләнгән.
– Нигә әле чәчәкне хатын-кыз гына үстерергә тиеш?! Ир-атның күңеле, йөрәге юкмыни?! Без дә чәчәкләрне бик яратабыз. Мин башта аларны өйдә үстерәм, кайберләрен ачык грунтка утыртам. Тишелеп чыкканнарын күчереп утыртам, үскәннәрен күзәтәм. Бакчада гөлләр чәчәк ата башлагач, ишегалды хуш ис белән тула. Бакча чәчәккә күмелгән мизгелнең матурлыгын әйтеп аңлата торган түгел. Һәр көн тышка чыгу белән чәчәкләр белән исәнләшәм, сөйләшәм, – ди ветеран. – Аннан умарталарым янына китәм. Көнем ихатада төрле эш белән үтә. Арып китсәм, чәчәкләр янына утырып хәл алам. 
Бакчаларында ниләр генә үсми Мортазиннарның! Теплица да тоталар. Кыяр-помидордан алып карбыз-кавынга кадәр үстерәләр. Авызда эрүче карбыз белән безне дә сыйлады Мөҗәһидан абый. 
Тәрҗимә апа белән Мөҗәһидан абый 56 ел тату гомер итәләр. Ап-ак карлы ноябрь аенда таныша алар. Тәрҗимә егете белән клубка барганда кунак егет Мөҗәһиданны очрата. Ике генә сүз алышалар. Шунда Мөҗәһидан кызны алырга киләчәген әйтә. Кыз ышанмый әлбәттә. Тик 7 декабрьдә, өйләренә Мөҗәһидан килеп кергәч, шакката. 
– Икебез дә эшкә нык булдык, колхоз эшеннән кайтып кермәдек. Икебез дә 47 ел хезмәт стажына ия. Өч кыз үстердек. Хәзер инде сигез оныгыбыз бар. Бүген балалар, оныклар бәхетенә сөенеп яшибез, – ди Тәрҗимә апа. – Бабаем бик әйбәт, яхшы күңелле, эшчән булды. Шуңа да шундый зур йорт-ихата тотабыз. Бүген дә кош-корт үстерәбез, сарык, бозау асрыйбыз. Ихатадагы бөтен эш – Мөҗәһидан җилкәсендә. Сәламәтлегем булмагач мин әллә ни ярдәм итә алмыйм. Бер-беребезгә терәк һәм кирәк әле без, – ди Тәрҗимә апа. 
Сүзгә юмарт, җор телле апа булып чыкты ул. Кыска гына вакыт эчендә беренче очрашуларын да, яши башлаган чордагы кызыклы хәлләрне дә, тормыш юлындагы авырлыкларын да сөйләп алды. Республика, ил күләмендәге яңалыклардан да хәбәрдар Мортазиннар. Биш дистә елдан артык тигез гомер иткән, бүген дә бер-берсен кадерләп яшәгән Тәрҗимә апа белән Мөҗәһидан абый бертавыштан:
– Яшьләрнең күбесе кызу канлы. Күрәсең, шуңа аерылышулар, ятим балалар бик күп. Тормыш бик катлаулы, гаилә тормышы беркайчан да җиңел генә бирелми. Сабыр булырга, авырлыкларга түзәргә, бер-береңә ихтирамны югалтмаска кирәк, – ди. 
Мәхәббәт һәм хөрмәт яшәгән ихатада чәчәкләр дә матуррак, купшырак тоелды миңа. Яратуны, күңел җылысын алар да сизә, күрәсең. 
Фәридә Гайнетдинова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X