Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исәнсефлеләр үсештә

Авыл җирлеге көне үткәрү, бер яктан, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирсә, икенче яктан авылларның социаль-икътисадый үсеше, халыкның көнкүреше, яшәү шартлары белән танышу форсаты тудыра. Исәнсеф авыл җирлегендә узган авыл җирлеге көне дә шушы максатны күздә тотып оештырылган иде. Элеккеге заманнардагы иң көчле, данлыклы хуҗалыкларның берсе булган "Урожай" колхозы составына кергән алты...

Авыл җирлеге көне үткәрү, бер яктан, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирсә, икенче яктан авылларның социаль-икътисадый үсеше, халыкның көнкүреше, яшәү шартлары белән танышу форсаты тудыра. Исәнсеф авыл җирлегендә узган авыл җирлеге көне дә шушы максатны күздә тотып оештырылган иде.

Элеккеге заманнардагы иң көчле, данлыклы хуҗалыкларның берсе булган "Урожай" колхозы составына кергән алты авылны берләштерүче җирлек, бүгенге көндә дә үз юнәлеше, тоткан кыйбласы белән яшәвен дәвам итә. Колхозлар дәвере тәмамланып, хуҗалык итүнең башка формаларына күчкәннән соң, бу җирлектә дә халык адашып калган кебек булды. Бүген инде аларның күпчелеге, авыл хуҗалыгында уңайлы тармак табып, үз эшчәнлеген алып бара. Иң куандырганы - авыл җирлеге составына керүче Тат. Бүләр, Мари Бүләр, Иске Сәет, Яңа Сәет, Исәнсеф-Чишмә, Осиновка авылларының бүген дә төзек булуы, бердәм-дус булып яшәве.

Киңәшмәгә килүчеләр иң элек җирлектәге социаль учреждениеләрнең бүгенге хәле, гаилә һәм фермер хуҗалыкларының эшчәнлеге белән таныштылар. Бер җирлектә 60 тан артык шәхси эшмәкәрнең булуы - күп авыл җирлекләре өчен матур үрнәк. Мәсәлән. Яр Чаллы шәһәреннән күчеп кайтып, Яңа Сәет авылында төпләнүче һәм бүген үзенең хуҗалыгында 30 башка якын терлек асраучы Заһир Галиев гаиләсенә сокланмый мөмкин түгел. Икесе дә югары белемле (хатыны - педагог, ире - агроном) булган әлеге гаилә, бүген җан-фәрман килеп эшләп, яшәп яталар. Без килгәндә йорт хуҗасы көтүдә иде. Шуңа күрә хуҗалык белән аның тормыш иптәше Венера ханым таныштырды, терлек асрауның өстенлекләре һәм проблемалар хакында сөйләде

- Терлек асрауның җиңел эш түгелен белсәк тә, авылга кайтып яши башлагач, шушы эшкә алындык һәм бүген дә бик яратып дәвам итәбез. Эш башлаганда 200 мең сум дәүләт гранты алу да файда булды. Бүген инде һаман да киңәюне, терлекләрнең баш санын арттыруны күздә тотабыз. Сигез баш савым сыеры, 14 баш үгез, сигез бозавыбыз бар. Эше авыр булса да, башлаган эшебезнең күпмедер дәрәҗәдә файдасын, керемен күргәч, туктарга исәбебез юк, - ди Венера Галиева.

Күпләп савым сыерлары, симертү үгезләре тотучы Хәлил Басыйров, Расыйх Сафин, атчылык белән шөгыльләнүче Мирзафатыйх Мирсалиховның эшчәнлекләре дә таң калырлык. Бер кеше ялламыйча, бар хезмәтне үз гаиләләре белән башкаралар алар. Шулай да, бер дә зарланмыйлар. Әлбәттә, проблемалар да юк түгел, бүген авыл хуҗалыгы продуктларына бәяләрнең түбән булуы борчый аларны. Шулай да берсе дә сайлаган юлыннан тайпылырга уйламый.

Киңәшмәнең семинар өлеше Тат. Бүләр урта мәктәбендә узды. Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов җирлекнең социаль-икътисадый үсеше һәм башкарылган эшләр белән таныштырды:

- Бүген җирлегебездә эшлим, яшим дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Җирлектә 925 баш мөгезле-эрек терлек исәпләнә. Савым сыерлар саны гына да 500 гә якын. Халкыбыз бүген дә тырыш хезмәт белән көн күрә. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки эш сөючән кешеләр авыл бизәге булса, аның тышкы матурлыгын йорт-җирләребезнең төзеклеге, чисталыгы, зиратларыбызның, юлларыбызның торышы билгели.

Ә юллар бу якларда искиткеч! Чыннан да, әле кайчан гына урамына кермәле булмаган Мари Бүләр, Яңа Сәет урамнарындагы, Иске Сәет белән Тат. Бүләр чатына кадәр илтүче асфальт юлларга бүген шәһәрдән кайтучылар да кызыгырлык. Республикабыз ярдәме белән салынган бу юлларны күз карасыдай сакларга гына.

- Мөслимнең һәм аның составына керүче авылларның потенциалы зур. Бүген Исәнсеф авыл җирлеге мисалында моны ачык күрдек. Безнең хакта тарих битләренә матур хәрефләр белән язарлык булсын. Моның өчен бердәмлек, халык белән кулга-кул тотынып, аңлашып эшләү кирәк, - диде район башлыгы Рамил Муллин киңәшмәне йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев