Мөслим-информ

Исәнсеф-Чишмәдә бер ир-атның өе янып беткән

Якшәмбе кичендә, Исәнсеф-Чишмә авылында яшәүче 1956 нчы елгы бер ир-атның йортында янгын чыгып, өй тулысынча янып бетә. Якынча тикшерүләрдән күренгәнчә, янгын электр чыбыгындагы кыска ялганыштан чыккан, дип фаразлана.

Бәхеткә, йорт хуҗасына зыян килми. Аңа авылдагы гаилә фермасы җитәкчесе Алмарис Латыйпов вакытлыча яшәү урыны биргән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: