Исәнсеф авыл җирлеге ветераннарына медальләр тапшырылды
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләре җирлегебездә 836 кешегә тапшырачаклар. Шуның 32се Бөек Ватан сугышы ветераннарына биреләчәк.
Исәнсеф авыл җирлегендә 54 тыл һәм 1 сугыш ветераны яши. 2 март көнне алар юбилей медальләренә лаек булды.
Тат Бүләр авылы урта мәктәбендә үткән чарада район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов катнашты. Ул ветераннарга саулык-сәламәтлек теләп, медальләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев