Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исәннәрнең дә, үлгәннәрнең дә кадерен белик!

Машинабыз яңа асфальт юлдан келтерәп кенә бара. Менә, Эчәбе чокыры үрен узып, калкулыкка күтәрелдек. Алдыбызда, урман артында, Елгабаш авылы күренде.

Елгабаш миңа туган авылым кебек, бик кадерле. Чөнки монда ата-бабаларым яшәгән. Әтием сөйләве буенча мин бабаларымны белә идем. Әмма интернет буенча табылган җан исәбе алу мәгълүматларында Ханзафар улы Ягъфәр бабам күренми иде. Бу башваткыч 1859 елгы җан исәбен тикшергәч чишелде. Ягъфәр бабамның бер оныгын – Мозаффар улы Әхмәтҗанның Үрәзмәт авылына указлы мулла итеп җибәрелүе билгеле булды. 
Шуннан соң мин, Үрәзмәт авылы тарихы белән кызыксынып, бу авыл буенча җан исәбе материалларын карый башладым. Баксаң, Ягъфәр бабам Үрәзмәт авылында указлы мулла хезмәтен башкарган икән. Аның өйләнеп башка чыккан уллары Мозаффар һәм Габделмәннәф (минем бабам), энеләре Яхъя, Габделҗәмил Ханзафар бабам белән Елгабашта калганнар. Бөтен нәрсә ул замандагы яшәү чыганагы булган җир пайларына бәйләнгән. Ханзафар бабам үзенә һәм дүрт оныгына 5 пай җире алып, шуларны эшкәртеп яшәгән. Ә Үрәзмәткә күчкән Ягъфәр бабай, указлы мулла буларак, авыл җәмәгатьчелеге хисабына яшәгән һәм үзенә тигән пай җирен эшкәрткән. 
Мин, әлбәттә, Үрәзмәт зиратында Ягъфәр бабамның каберен эзләп карадым, ләкин иске ташлар арасында андый язу табылмады. Инде 1833 елда 80 яшендә вафат булган кешене ишетеп белердәй кешеләр дә юк. Шулай да зиратка баруым гел дә файдасыз булмады: биредә мин Ягъфәр бабамның оныгы Әхмәтҗан мулланың кабер ташын таптым. 
Узган көздәге сәфәребездә шул Әхмәтҗан мулла белән бәйле булып, аның каберенә чардуган һәм кабер ташының тәрҗемәсен мәрмәр плиткага яздырып илтүебез иде. Без дигәнем, юлдашым – Михайловка һәм Элемтә авылларының имам-хатыйбы, Мөслим районы аксакаллар шурасы рәисе Расих хәзрәт һәм шофер. Юлның зур өлешен без сөйләшмичә генә бардык, мин хыяллар һәм сораулар дөньясында идем. Үрәзмәткә күченгән Әхмәтҗан кардәшемнең нәселе хәзер дә бардыр. Алар нинди кешеләр, ничегрәк очрашырбыз икән? 
Юлыбыз кинәт кенә уңга борылды. 
– Менә бу Иске Сәет юлы белән китсәң, минем туган авылым – Актаныш районы Югары Яхшый, – диде Расих хәзрәт. 
Ул гомеренең күп өлешен Михайловка, Баланлы, Ташлыяр хуҗалыкларында һәм бүлекчәләрендә баш экономист, баш бухгалтер вазыйфаларын башкарган. Өлкән яшьтә булуына карамастан, бик актив. Рус авылы булган Михайловкада аның тырышлыгы белән мәчет ачылган. Хәзер инде Элемтә авылында ачылган матур, мәһабәт мәчет бинасында имам-хатыйб хезмәтен башкара. (Күптән түгел генә районның имам-мөхтәсибе итеп сайлаганнар үзен). Кайчандыр район авылларында мулла хезмәтен башкарып, инде бакыйлыкка күчкән якташларыбыз тарихы белән кызыксына. 
– 1800 елларда Үрәзмәт авылына имам итеп җибәрелгән Ягъфәр бабаңа һәм 1850 елларда шулай ук Үрәзмәткә җибәрелгән Әхмәтҗан бабаңа, беренче чиратта Уфага, мөфтияткә барып имтихан бирергә, указ алып кайтырга туры килгән. Ә бит элгәре автобуслар йөреп тормаган, машиналар да юк. Су юлы яки ат белән барганнар. Өстәвенә авыл халкына күпме хезмәт күрсәтергә, авылдагы тәртип һәм бүген ЗАГС хезмәте башкарган эшләр дә муллаларга йөкләнгән булган. Шуның өчен дә ул имамнарның хезмәте бәһаләп бетергесез. Без һәрбер авылда андый кешеләрне барлап, догаларыбыздан калдырмаска тиеш, – дип җанланып китте Расих хәзрәт. 
Ул арада Үрәзмәт авылы зиратына да барып җиттек. Анда безне авыл имамы Мирзагабит абзый, Әхмәтҗан мулланың оныкчыгы Дәниф, дин юлында бик актив булган Гыйлемҗан көтә иде. Алар белән бергәләп Әхмәтҗан мулланың авышкан кабер ташын һәм каберен рәткә китереп, чардуган куйдык, әрвахлар рухына Коръән укып, дога кылдык. 
Ягъфәр бабамның, ягъни аның оныгы Әхмәтҗан мулланың нәселе Үрәзмәттә яшәп ята һәм алар төшеп калганнардан түгел. Әхмәтҗанның улы Әхмәтшакир указлы мулла булган. Авыл халкы хәтерендә әле дә саклана. Аны, 70 яшьлек картны, мулла булганы өчен 1930 елда Казан төрмәсендә атып үтерәләр. Дин юлында шәһит киткән Әхмәтшакирның яшь хатыны Өммегөлсем абыстай сабый балалары белән Үрәзмәттә яшәп кала һәм җитмешенче елларга кадәр абыстай була. Әхмәтшакирның ике улы Миргалим һәм Әхмәтканиф тә Үрәзмәттә имам вазыйфаларын үтәп бакыйлыкка күчәләр.Әхмәтҗан хәзрәтнең башка улларыннан да оныкларының төрле төбәкләрдә имам вазыйфаларын башкарулары мәгълүм, Аллаһы Тәгалә, аларның барчаларының да гамәлләреннән разый булып, кабуллардан кылса иде. 

Миңнулла хаҗи Абдуллин, 
Краснояр авылы имамы. 

Фото – район мөхтәсибәте архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев