Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Исламов"та уңыш мулдан

“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы 8000 гектар мәйдан җир били. Шунысы игътибарга лаек: башка хуҗалыклардан аермалы буларак, алар бодай культурасын гына игәләр. Быел хуҗалык районда иң югары уңыш алуга иреште.

“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы 8000 гектар мәйдан җир били. Шунысы игътибарга лаек: башка хуҗалыклардан аермалы буларак, алар бодай культурасын гына игәләр. Быел хуҗалык районда иң югары уңыш алуга иреште.

Моңа гаҗәпләнәсе юк. Чөнки зур оештыру сәләтенә ия булган Илгиз Исламов һәр агротехник чараның барышын, һәр эшнең үз вакытында һәм сыйфатлы башкарылуын ныклы контрольдә тота.

– Быел 1092 гектарда “Башкирская-10” сортлы көзге бодай, 5529 гектарда “Экада-66” сортлы язгы бодай үстердек. Басулар мул уңыш белән сөендерде. Барлыгы 23479 тонна ашлык җыеп алдык. Бөртеклеләрнең уртача гектар биреме 33 центнер тәшкил итте. Киләсе ел уңышына да ныклы нигез салдык. Уҗым культуралар мәйданын арттырып, быел 1525 гектарда көзге чәчү үткәрдек. 3000 гектардан артык мәйданда җир эшкәртелде, – ди Илгиз Исламов.

Ел уңышына ныклы нигез салуда язгы агрочараларны технологик таләпләр нигезендә башкару да мөһим роль уйный. “Исламов” хуҗалыгында хезмәт куючы механизаторлар күпьеллык хезмәт стажына ия булу белән бергә, җир эшен яхшы белүләре белән аерылып торалар. Мәсәлән, “Т-215” тракторларында эшләүче Фәнүс Хәйруллин һәм Фәнис Минһаҗев, “Т-360” тракторларын иярләүче Фаил Гыйзетдинов һәм Салават Хәйбрахманов, “КамАЗ” машинасына көйләнгән чәчү комплексында эшләүче Альберт Тазовның тынгысыз хезмәте белән ел саен уңышка нигез салына. Хуҗалыкның кайсы басуына барып чыксаң да, чәчүлекләр чисталыгы, ашланган булуы белән аерылып тора.

Быелгы урып-җыю кампаниясендә “Исламов” хуҗалыгы басуларында 14 комбайн эшләде. Механизаторлар “Нью-Холланд”, “Полесье”, “Акрос”, “ДОН-1500”, “Нива”, “Кейс” кебек югары җитештерүчән агрегатларда озынайтылган сменада эшләп, көнлек нормаларын арттырып үтәделәр. Хуҗалык комбайнчылары арасында беренчелек – урып-җыюда утыз дүртенче елын катнашкан Рифгать Мөхәммәтов (рәсемдә) кулында.Фидаил Гыйзетдинов һәм Фәнис Минһаҗев аннан бик азга гына калышты. Бөртекләрне югалтуларсыз җыеп алуда тырыш хезмәтен куйган Фаил Гыйзетдинов, Рөстәм Афзалов, Руслан Вәлиев, Салават Хәйбрахмановның хезмәтен дә мактап телгә алдылар хуҗалыкта.

– Бүген югары уңыш үстерүгә ирешкәнбез икән, монда белгечләребезнең дә, “Агромастер” җитештерү компаниясендә энергоресурс саклауга корылган агрегатлар эшләүче машина төзүчеләребезнең дә өлеше зур булуын әйтергә кирәк. Компаниядә җитештерлгән барлык төр техника иң элек үзебезнең басуларда сынала. Без җитештергән тагылма кораллар һәм тракторлар республика һәм Рәсәй күләмендә генә түгел, чит илләрдә дә киң куллану тапты. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан “Исламов” фермер хуҗалыгында һәм “Агромастер” җитештерү компаниясендә эшләүче һәркемгә ихлас теләкләремне җиткерәм, сәламәтлек, гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары телим, – дип ихлас котлауларын да җиткерде Илгиз Исламов.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев