Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исламовлылар – беренчеләр рәтендә

Бүгенге көндә район буенча 3900 гектарда (барлык мәйданның 6 процентында) урып-җыю эшләре башкарылды.

“Исламов” та гектар биреме 30 центнердан артып китә

Районда урып-җыю кампаниясе тулы куатенә башланып китте. “Август-Мөслим”, “Намус”, “Туган як” агрофирмалары, “Исламов”, “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыклары ел уңышын җыюга керештеләр.

“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы, башка хуҗалыклардан аермалы буларак, бары тик бодай культурасын гына үстерә. 1092 гектарда “Башкирская-10” сортлы көзге бодай, 5529 гектарда “Экада-66” сортлы язгы бодай үстерделәр.

– Бүген көзге бодай басуларында эшлибез. Уракта барлыгы 14 комбайн катнаша, алар барысы да үзебезнекеләр. Бөртекнең дымлылыгы 17-18% тәшкил итә. Дымлылык 16% ка төшү белән комбайннар басуга кереп китәләр һәм кичке дым төшкәнче эшлиләр. Кызу эш вакытында өзеклекләр тудырмас өчен техник хезмәт күрсәтү звеносы да көн дәвамында комбайн янында булалар. Ягулык-майлау материаллары да, запас частьләр дә җитәрлек, – ди хуҗалыкның баш агрономы Рунар Андреев.

Басудан ашлык туры ындыр табагына кайтарыла һәм чистартылганнан соң саклау өчен складларга урнаштырыла, чәчүлек орлыкка да салына.

– Быелгы елны авыр димәс идем. Басуларда икмәкләр матур гына өлгереп килә. Көзге бодайның 200 гектарын җыеп алдык. Быелгы ел өчен уңышны начар димәс идем, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 30 цетнердан артык уңыш җыябыз. Һава торышлары әйбәт булганда урып-җыюны 20-25 көндә төгәлләрбез дип уйлыйм, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгиз Исламов.

Ә башка төрле культуралар үстереп карарга уйламыйсызмы дигән соравыма Илгиз Зәкиевич: “Әлегә андый планнарыбыз юк. Башка хуҗалыкларны өйрәник, аларның эш тәҗрибәләре белән танышыйк әле. Бәлки киләчәктә уйлап карарбыз, анысын вакыт күрсәтер” – диде.

Җитештерү тармагында исәпләмичә генә матур нәтиҗәләргә ирешермен димә. Илгиз Исламов кебек исәп-хисап мәсьәләсендә иркен йөзгән кешегә бу бигрәк тә мөһим. Бүген игенчеләребезнең төп максаты – көннәр коры торганда, җитештерүчән эшләп, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу. Хәерле сәгатьтә, авыл эшчәннәре! Фидакарь хезмәтегез бәрабәренә мул уңыш җыеп алырга насыйп булсын!

Бүгенге көндә район буенча 3900 гектарда (барлык мәйданның 6 процентында) урып-җыю эшләре башкарылды. Җыелган мәйданнарның 1500 гектары – көзге бодай, 1400 гектары – арпа, 1000 гектары – арыш. Район буенча уртача уңыш 28,5 центнер тәшкил итә. Уракта “Август-Мөслим”, “Намус”, “Туган як” агрофирмалары, “Исламов” һәм “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыклары өлгерлек күрсәтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы "Исламов"