Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Исламов” хуҗалыгы язгы чәчүгә әзер

Көннәр шулай матур торса, ун көннән чәчүгә керешәбез, ди хуҗалык җитәкчелеге.

“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгының Сөренчәк, Олы Чакмак, Иске Чакмак, Метрәй, Вәрәшбаш, Мөслим, Оль­гино басуларында барлы­гы 9078 гектар чәчүлек җире бар. Бүгенге көндә хуҗалыкта чәчүлек ор­лык калибровкалау төгәлләнгән, мөһим кам­пания чорына 800 тон­на минераль ашлама әзерләнгән.

– “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы быел да язгы чәчүгә ныклы әзерлек белән килә. Хуҗалыкның тракторлары да, тагылма агрегатлары да, чәчкечләре дә әзерлек сызыгына ку­елган. Хуҗалык бөртекле культуралар үстерү буен­ча алдынгылыкны бирми. Быел алар 6810 мең гек­тар мәйданда язгы бодай чәчәргә планлаштыра. “Аг­ромастер” компаниясендә җитештерелүче энер­гия ресурсларын саклау технологиясенә корыл­ган техника кулланалар, икмәкнең үзкыйммәтен киметүне максат итеп эшлиләр – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

Быел “Исламов” хуҗалыгы басуларында ун данә киң колачлы чәчү комплекслары эшләячәк.

– Безнең агрегатлар җитештерүчәнлеге белән ае­рылып тора һәм чыгымнар­ны да шактый киметә. Чәчү комплексы аерым хезмәт күрсәтүне һәм чыгымлы ре­монт таләп итми. Агрегат­ларда чәчүлек материалның һәм ашламаның күләмен, тизлекне, чәчүнең мәйданын чагылдыручы “Арыш” электрон контроль системасы куелган. Дис­клы чәчү комплекслары ал­дан эшкәртелгән туфракта чәчү өчен файдаланыла, – ди хуҗалык җитәкчесе Ил­гиз Исламов.

Быел “Исламов” басу­ларында “Агромастер” җитештерү компаниясендә җыелган яңа төр трактор да сынау үтәчәк. Гомумән ал­ганда, хуҗалык басуларын­дагы эшне компаниянең үзендә җитештерелгән ун “Т-360” тракторы башкара­чак. Моңа өстәп чит илдән кайтарылган дүрт “Маккор­мик”, бер “Нью-Холланд” да язгы кыр эшләрендә катна­шачак.

– Катоклауда дүрт “МТЗ-1221” тракторы катнашыр дип планлаштырабыз. Ун көннән язгы чәчүгә ке­решербез, дип торабыз. Көннәр бүгенгедәй ма­тур торганда чәчүгә кере­шер өчен киртәләр юк, – ди “Агромастер” компани­ясе җитәкчесе урынбасары Фәрхәд Шәмсиев.

“Агромастер” компани­ясе авыл хуҗалыгы техни­касын җитештерүне дәвам итә. Биредә импортны алыштырырлык продукция җитештерелә. Май-июль ай­ларында якын-тирә регион­нар өчен 400гә якын агрегат ясарга заказ алганнар.

– Заказларыбыз бик күп. Куәтле техника һәм агрегатларны әзерләү-җитештерүдә проблема­лар күрмибез. Комплект­лау буенча үзебез да бе­лемне арттырып, элек чит илдә эшләнгән әйберләрне үз көчебез белән ясый баш­ладык, – ди Илгиз Исламов.

Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев