Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ислам сәхифәсе. Сәдака дәвасы

Күп еллар элек булды бу хәл. Гаилә корып яши башлагач, беренче балабыз туды. Шатлыгыбыз чиксез иде. Әмма нәни улыбыз чирли башлады, хәле көннән-көн начарланды. Нинди генә чаралар куллансак та, сәламәтлеге яхшырмады.

Изге күңелле кешеләр: “Бер табиб бар”, – диде. Табиб янына киттек. Баланың температурасы нык күтәрелгән иде. Табиб: “Төнлә температурасы төшмәсә, иртәгәгә кадәр яшәмәячәк”, – дип кайтарып җибәрде. 
Кайгыга батып, баламны өйгә алып кайттык. Төн җиткәч, намазга бастым. Соңра, чыдый алмыйча, урамга чыгып киттем. Урамда ни эшләргә белмичә йөргәндә пәйгамбәребезнең “Авыруларыгызны сәдака биреп дәвалагыз” дигән сүзләрен искә төшердем. Ләкин хәзер кемне табыйм, кемнең ишеген шакыйм, ачсалар да ни әйтим?! 
Шулай уйланып торганда яныма бер мәче килде. Аның ач икәне күренеп тора иде. Тиз генә өйдән бер ит кисәге алып чыгып, әлеге ач мәчене ашаттым. Кабат өйгә кереп ишекне япканда, хатынымның мине чакыруын ишеттем: “Кил әле тизрәк, кил тизрәк”. Нәрсә булды икән дип, бүлмәгә керсәм, хатынның йөзе шатлыктан балкый иде. “Черем иткәнмен һәм яхшы бер төш күреп уяндым. Төштә, имеш, улымны кочаклап торам икән. Кинәт кенә зур кара кош килеп чыкты. Ул баламны кочагымнан йолкып алырга тели, имеш. Ә мин бирмим. Инде кош баланы ала дигәндә, кечкенә генә бер мәче шул зур кошка ташланды да аны яныбыздан куды. Шул урында төш өзелде, синең кергән тавышыңа уянып киттем”, – дип сөйләде хатыным. Үзем дә сизмәстән, иреннәремә елмаю кунды: “Хәерлесе булсын”, – дип уйладым. Минем елмаюыма хатыным бик гаҗәпләнеп караса да, аңа бернәрсә дә әйтмәдем. 
Шулчак улыбызның тавышын ишетеп, янына ашыктык. Керсәк, температурасы төшкән һәм ул, күзләрен ачып, безне чакырып ята. Валлаһи дип әйтәм, иртә белән улыбыз инде дуслары белән урамда уйный иде... 
Имам бу кыйссаны тәмамлаганнан соң аның янәшәсенә бер егет килеп басты. Ул имам Габделһади Бәдләнең кечкенә чагында бик каты чирләгән әлеге улы булып чыкты. Унсигез яшен тутырган бу егет ул көнне әтисе мәчетендә вәгазь сөйләде.

 

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев