Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ислам сәхифәсе. Хәдисләр

Көнчелектән сакланыгыз, чөнки ут печән яки утынны ничек яндырса, көнчелек тә изге гамәлләрне шулай ашый.

* Дүрт нәрсәне дүрт нәрсә белән беркетегез: иманнарыгызны – намаз, малыгызны – зәкәт, саулыгыгызны – сәдака, гыйлемне – язу белән.

* Дустыңны уртача сөй, бәлки беркөнне ул сиңа дошман булыр, дошманыңны да уртача дошман күр, бәлки беркөнне ул сиңа дус булыр.

* Артык мактаучыларның йөзләренә туфрак сибегез!

* Үзеңә амәнәт ителгән нәрсәне иясенә тапшыр, үзеңә хыянәт иткән кешегә хыянәт кылма!

* Вөҗданыңны кыйный торган нәрсәне эшләмә!

* Әгәр сине яхшы эшләрең шатландырса һәм бозык эшләрең кайгыга салса, димәк, син мөэмин икәнсең.

* Дөньяда комсыз булма, сине Аллаһ яратыр, кешеләр кулында булган нәрсәләргә кызыкма, сине халык яратыр.

* Аллаһы Тәгаләгә иң күп шөкер итүче кеше – адәмнәргә шөкер итүче кеше.

* Ахмактан өзел, кисел!

* Хатыннарның бәрәкәтлесе – ире өчен аз мәшәкатьле булганы.

* Хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы – ир хакы, ирләр һәм хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы – ана хакы.

* Биш нәрсә килгәнче, башка бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, хасталык килгәнче – сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы – буш вакытыңның, картлык килгәнче – яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче – байлыгыңның.

* Галим, яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче бул! Ләкин бишенчесе булма, һәлак булырсың!

* Кәсепнең иң яхшысы – хыянәтсез булган сәүдә һәм кешенең үз кул көче белән мал табуы.

* Кыямәт көнендә гөнаһы иң күп булган кеше – дөньяда яшәгәндә әһәмиятсез сүзне күп сөйләгән кеше.

* Ара бозык тору – кешеләрне һәлак итүче.

* Батырлык – кешеләрне көрәшеп егуда түгел, бәлки ачу вакытында үзен тота белүдә.

* Әманәтле булу – ризыкны, хыянәтле булу фәкыйрьлекне тарта.

* Синдә Аллаһы Тәгалә сөя торган ике сыйфат бар: йомшаклык белән кабаланмау.

* Эшләрнең хәерлесе – уртачасы.

* Хак иясенең сүз сөйләргә хакы бар.

* Кайбер сүзләрдә – сихер, кайбер шигырьләрдә хикмәт бар.

* Бернинди нигезсез кешеләр турында яман уйлаудан сакланыгыз, чөнки начар уй – сүзләрнең иң ялганы. Кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, көнләшмәгез, ачуланышмагыз, бер-берегезне ташламагыз, Аллаһының коллары булган хәлдә бер-берегезгә кардәшләр булыгыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев