Мөслим-информ

Ислам сәхифәсе. Канәгатьсезлек

Кешелек дөньясы диннән ерагайган саен җәмгыятебездә тискәре сыйфатлар артканнан-арта бара. Аллаһы Тәгалә мул, чиста итеп биргән суларның балы бетә, корсаклар тулы булса да, ризыкның бәрәкәте кими.

Кешеләр арасында ризасызлык тамыр җәя. Карыннан үткән ризык та, оят җирләрен яшерүче кием дә, утыртып йөрүче ат та ул авыруны канәгатьләндерә алмый. Ихтыяҗы үтәлә, машинасы да бар, йорты яңгыр-давылдан саклый, ләкин кешегә ул гына җитми. “Күбрәк булса, яхшы булыр иде”, – ди. “Булганына шөкер итәргә кирәк”, дип үз-үзен вәгазьләми. Чөнки ул – авыру бәндә. Аның тәне сәламәттер, ләкин күңеле – авыру. Шушы канәгатьсезлек авыруы белән чирләү сәбәпле, аңа күпме булса да, җитми. Ни өчен җитми? Чөнки авыру, аның күзләре һаман да өскә таба карый, “Әлхәмдүлилләһ, кайчандыр ул нигъмәтем дә юк иде, хәзер бар”, – дими. Өскә карый да: “Кара, ул миннән дә яхшырак”, – ди. Ялангач йөрми, киеме бар, шулай да “Аның киеме тагын да затлырак”, ди. Аты бар, “аның аты затлырак” дип, һаман өскә карый. Үзеннән түбән дәрәҗәдә, яманрак халәттә булучыларга күзен төшерә алмый.
Яшь егет, урамда гаурәте күренгән хатын-кызны күрсә, күзләрен төшерә алмый. Канәгатьсез кеше дә күзләрен төшерә алмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Үзеңнән баеракларга карама, ә ярлыракларга карап шөкер ит”. Ризасызлык белән авыручы үзеннән өстенрәкләрне карый. Ризасыз булгач, җитмәгәч, ул бервакытта да бәхетле була алмый. Кешенең 10 байлыгы булса да, барыбер үзеннән өстен кешене табар. Аллаһның гадел үлчәве дә бар. Әгәр дә кешенең бер нәрсәсе артса, икенче нәрсәсе төшә, нәрсәседер төшсә – икенче нәрсәсе күтәрелә. Бер яктан камиллеккә ирешсә, икенче яктан кимчелеккә төшә. Гыйлем алып, кемнеңдер иманы куәтләнергә мөмкин, ләкин сәүдәсе кимеп китү дә ихтимал. Кемнеңдер сәүдәсе артып, гыйбадәте кимергә мөмкин. Шуңа күрә кеше бервакытта да төгәл камиллеккә ирешә алмый. Ризасызлык белән яшәгән кешегә җир шарының яртысын кисеп бирсәң, валлаһи, ул беренче төнне үк йоклый алмаячак, чөнки “Икенче яртысы кемгә икән?” дип борчылачак. Бөтенесен бирәсең икән, “Марс кемгә икән?” диячәк. “Кояшта кемнәр бар икән?” диячәк. Адәм баласының канәгатьсезлек авыруы – зур бер сынау. Бу чирдән дәваланырга кирәк. Аллаһның биргән нигъмәтләрен күрә белергә, алар өчен шөкер итәргә кирәк. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә киемнең дә, ризыкның да бәрәкәтен бирер. Күпме генә ризык булып та Аллаһ бәрәкәт бирми икән, кеше шул ризыктан бәхет күрә алмаячак. Канәгать булу ул – зур нигъмәт. Аллаһ аны кемгә бирде, шөкер итсен, шатлансын. Аллаһтан муллык кына түгел, канәгатьлелек тә сорарга кирәк.
Әлхәмдүллилләһ, чын мөселман муллыкка ирешсә, Аллаһны мактый, сынаулар килсә, Аллаһны зикер итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормыштан канәгать булып, Аллаһ биргән сынауларны гайрәт белән кабул итүчеләргә шатлыклы хәбәр әйтте: “Түбә агачы җәннәттә булыр кемгә? Кемнең тормышы җитәрлек кенә булып, ислам динендә булса. Очын-очка ялгап, тормышын алып баручы кешегә булыр”, – диде. Аның сәхәбәләре нинди зур канәгатьлектә, ризалыкта яшәде, Аллаһка шөкер итте. Бервакытта да үзләреннән баерак яшәүчеләргә карап көнләшмәделәр. Байның 20 машинасы булса, ул бит егермесендә дә йөри алмый. 20 өе булса, берсе дә җитә, 20се кирәкмәс. Күпме ризыклары булса да, 5 тапкыр артык ашый алмый. Байлар кирәк кадәресен генә кулланалар да, артыгына карап сокланалар. Без дә, теләсәк, барып, аларның малларына соклана алабыз. Һәрберебез сокланса да, артык маллар өчен без түгел, ә алар җавап бирәләр. Байның өч катлы өенә карап сокланабыз. Ул да соклана, тик бөтен бүлмәләрендә дә яши алмый.
Аллаһ Коръәндә әйтә: “Ир булса да, хатын-кыз булса да, кем Аллаһка иман китереп, изге гамәлләр кыла – аны яхшы тормыш белән яшәтербез”. Гали Ибн Габбас аятькә шундый тәфсир бирә: “Яхшы тормыш Аллаһ биргән канәгатьлелек булыр. Кемгә канәгатьлелек бирми, шул бәхетсез була”. Кем канәгать – аның тормышы яхшырыр, кем комсыз – аның ахмаклыгы артыр. Раббым һәрберебезгә дә канәгатьлелек насыйп итсен. Бик күпләр авырый торган “ризасызлык” дигән авырулардан безгә шифа бирсен.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: