Реклама
Яшьләр арасында "Искра" активистлар хәрәкәте популярлашып килә. Менә инде өч ел рәттән бу хәрәкәт район яшьләренең ялын күңелле уздыруга ярдәм итә.
Быел гына да 36 акция, 6 проект, 46 тематик чара оештырылган. Казан шәһәрендә профильле смена лагерьларендә 8 кеше игелек дәресләре алды. "Искра"ның юбилее уңаеннан актив егет-кызларга Мактау кәгазьләре дә тапшырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз