Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Искиткеч әйдаман" республика конкурсының район этабы узды

Конкурста унбиш мәктәптән иң яхшы вожатыйлар ярышты.

Алар интеллектуаль уенда катнаштылар һәм Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге, балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары турында сорауларга җавап бирделәр. Икенче турда музыка уен коралларында уйнап, җырлар, биюләр, нәфис сүз башкарып, үз талантларын ачтылар. Өченче ярышта мастер-класс күрсәттеләр. Соңгы этапта педагогик ситуацияләрдән дөрес чыгу юлын таптылар.

Балларны санаганнан соң, жюри түбәндәге нәтиҗәгә килде. Беренче урынны Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучысы Айсылу Әсәдуллина (педагог-оештыручы Г. Ф. Мәүлиева) яулады. Икенче урында Күбәк урта мәктәбе укучысы Әдилә Низамова (педагог-оештыручы Г. А. Вәлиева). Яңа Усы мәктәбеннән Камилә Григорьева өченче урынга лаек булды (педагог-оештыручы Л.А. Миркасимова). Калган әйдаманнар төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар. Барысына да мәгариф идарәсенең, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев