Мөслим-информ

"Искиткеч вожатый" конкурсы

Лицей базасында 6-8 класс укучылары арасында "Искиткеч вожатый" конкурсы уздырылачак. Вожатыйлар жюрига "Визит карточкасы" дигән презентация тәкдим итәчәк, балалар оешмасы турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр. Педагогик ситуациядән чыгу юлларын күрсәтеп, зал белән уен да оештырачаклар. Әйдәманнар җырга-биюгә булган артистлык сәләтләрен дә күрсәтәчәкләр. Бәйгедә 11 вожатый катнашыр дип көтелә, араларында 1 егет...

Лицей базасында 6-8 класс укучылары арасында "Искиткеч вожатый" конкурсы уздырылачак. Вожатыйлар жюрига "Визит карточкасы" дигән презентация тәкдим итәчәк, балалар оешмасы турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр. Педагогик ситуациядән чыгу юлларын күрсәтеп, зал белән уен да оештырачаклар. Әйдәманнар җырга-биюгә булган артистлык сәләтләрен дә күрсәтәчәкләр. Бәйгедә 11 вожатый катнашыр дип көтелә, араларында 1 егет тә бар. Мәктәпкүләм чараны педагог-оештыручы Гүзәл Вагыйзова оештыра.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: