Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Искиткеч матур урында урнашкан "Урман иле" лагере

Эх, балачак! Кеше гомеренең иң гүзәл, онытылмаслык мизгелләре! Инде ничә еллар рәттән мәһәбәт нарат агачлары арасында урнашкан "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеры үз кочагына нәни дусларын җыя. Чыннан да искиткеч матур урында урнашкан ул "Урман иле" лагеры. Саф һава, кошлар сайравы, әйтерсең лә әкият иле!

Сүзем исә лагерның икенче сменасы турында. Әлеге смена сәләтле, тиктормас, үзен бар өлкәдә дә сынап карарга әзер балалар өчен оештырылды. Һава торышы кояшлы, җылы көннәре белән артык сөендермәсә дә, күңелсезләнеп утырырга һич тә вакыт булмады. Әйдаманнар өчен балаларның шат, көләч йөзләрен күрүдән дә зур бәхет юктыр. Без балаларның ялын күңелле, мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрү өчен зур тырышлык куйдык. Ял итүчеләр белән төрле мастер-класслар, кызыклы уеннар, конкурслар үткәрелде. Бигрәк тә "Көлке", "Гашыйклар", "Бизнес", "Изге Валентин" көннәре кебек тематик чаралар балаларның күңеленә хуш килде. Әйдаманнар үзләрен укытучылар урынына куеп "Веселый художник", "Җырлыйбыз да, биибез дә", "Funny English" түгәрәкләрен дә оештырдылар. Җәйге ялларны оештыручылар таләп иткән шартларга туры китереп оештырылган берләшмәләргә балалар бик теләп йөрделәр. Ә инде лагерьга бассейн да кайтартылгач, балаларның сөенеченең чиге булмады.

Буш вакытларны, бигрәк тә кичләрен, 3D фильнар, мультфильмнар карап үткәрдек, дискотекалар оештырдык, гитарага кушылып җырлар җырладык, биюләр өйрәндек. Мәктәптән тыш эшләр үзәге өстәмә белем бирү педагоглары тарафыннан картта йөреп карау мөмкинлеге тудырылды. Егетләр үзләрен шофер ролендә сынап карадылар.

Ял итүче малайлар һәм кызлар сүзләренә караганда, алар оештырылган яллардан бик канәгать калдылар. Димәк, без максатыбызга ирештек. Лагерьда уздырган матур мизгелләр әйдәманнар һәм балалар күңелендә озак еллар кадерле хатирә булып сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев