Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Вәрәш мәктәбемә – 100 ел!

Кеше өчен иң изге сүзләр – әти-әни, туган як, мәктәп. Кеше кайда гына яшәсә дә, нинди генә хезмәт башкарса да, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, аның балалык еллары мәктәп аша уза. Аның күңелендә балачак хатирәләре, укытучылары турындагы истәлекләр иң кадерле ядкәр булып саклана.

Күптән түгел генә Иске Вәрәш башлангыч мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Менә инде бер гасыр буе мәктәбебез, ишекләрен киң ачып, укучыларын каршы ала. Бу вакыт аралыгы – үз эченә шатлыкларын да, борчуларын да, җиңүләрен дә һәм югалтуларын да сыйдырган бик күп буыннар тарихы. 
Революцион вакыйгалар кайнап торган вакытта – моннан 100 ел элек, авылыбызда алдынгы карашлы, мәгърифәткә омтылучы шәхесләр булгандыр. Чөнки 1919 елда Иске Вәрәш авылында элекке мәдрәсә бинасында дөньяви өчьеллык белем бирү мәктәбе ачыла. Мәктәп Бөек Ватан сугышы елларында да эшләвен дәвам итә. Авылыбызның беренче укытучысы Мөхәммәтдин Ханнанов була. 
100 ел эчендә мәктәп биш бина алыштыра. Беренче мәктәп хәзерге Рәзилә Камалова ихатасы урынында була. 1931 елда, авылда янгын чыгып, мәктәп янып бетә. Икенче мәктәп элеккеге колхоз ихатасында – инеш буенда салына. Бу мәктәптә Низам Гыйльфанов, Кадыйров фамилияле укытучылар белем бирә. Мин шушы заправка урынында төзелгән мәктәптә укыдым. Укытучым Мөнәвәрә апа Насретдинова иде. Минем укытучы һөнәрен сайлавымда, әлбәттә, Мөнәвәрә апаның роле зур булды. Укытучы буларак та, хатын-кыз буларак та ул һәркем өчен өлге иде. 
1960 елда авылда зур агач мәктәп салына. Мәктәп төзүне һәм акча чыгымнарын Киров исемендәге колхозга йөклиләр. Ул вакыттагы колхоз рәисе Лотфулла Мусин мәктәп төзү буенча зур хезмәт куя. Ә мәктәп мөдире Миргалим абый Нуриевка төзелешнең бөтен авырлыгын күтәрергә туры килә. Сугыш һәм хезмәт ветераны Миргалим абый Нуриев район һәм Иске Вәрәш авылы тарихында тирән эз калдырган укытучы булды. Ул Елгабаш һәм Ирекле башлангыч мәктәпләрендә укыткан. Сал. Мухан җидееллык мәктәбендә биология, химия, география укытучысы булып эшләгән. Шул елларда учительский институтны – кызыл дипломга, соңрак Казан педагогия институтын тәмамлый. Миргалим абый 1959 елдан Иске Вәрәш башлангыч мәктәбендә укыта башлый һәм яңа мәктәпне салуда башлап йөри. Дүрт дистә елдан артык укытучы стажы булган мөгаллим 21 ел дәвамында пропагандист була, җәйге айларда 17 ел пионер лагеренда да эшли. 1960 елда мәктәп яңа бинага күчә. Анда озак еллар чын мөгаллимнәр Мөнәвәрә Насретдинова, Мәрзия Фәрхетдинова, Миргалим Нуриев балаларга төпле белем бирәләр. 
Бүген Иске Вәрәш башлангыч мәктәбендә хезмәт куйган һәм авыл тарихында эз калдырган, безнең арабыздан киткән укытучылар һәм хезмәткәрләр Мөхәммәтдин Ханнанов, Низам Гыйльфанов, Кадыйров, Дәүли Латыйпов, Игнатьев, Мәрьям Исмәгыйлева, Фәрдәнә Сафиуллина, Миргалим Нуриев, Мәрзия Фәрхетдинова, Мөнәвәрә Насретдинова, Фаилә Солтанова, Мафруза апаны рәхмәт хисләре белән искә алабыз. 
2008 елда авылдашыбыз Флүр Баһаутдинов булышлыгы белән һәм республика бюджеты хисабына клуб бинасында капиталь ремонт үткәрелде. Барлык оешмаларны үзенә туплаган, яңача җиһазланган, бөтен мөмкинлекләре булган үзәк барлыкка килде. Балалар бакчасы белән башлангыч мәктәп тә шул үзәктә урын алды. 
Мәктәп турындагы хатирәләрне яңартканда Иске Вәрәш мәктәбендә укытып, укучылары күңелендә якты эз калдырган укытучылар Раушания Хафаева, Ләлә Закирова, Ханә Сәхбетдинова, Гөлнара Вахитова, Зөбәрҗәт Кәрамова, Кадрия Кәрамованы да искә алдык. 
Мин һәрвакыт баш 
хәрефтән язам 
“Укытучы” дигән 
исемне. 
Һәрвакыт шулай 
әйтергә дә, 
Сакларга да тиеш ил 
сине! 
Лаеклы ялдагы укытучы Суфия Гыймранова, озак еллар Иске Вәрәш башлангыч мәктәбендә укытып, хәзер Мөслим лицеенда эшләүче Резедә Моратова, 30 елдан артык авыл башлангыч мәктәбендә укытучы Инзилә Шәйгәрданованың хезмәте дә мактауга һәм олылауга лаек. Мәктәп коллективы бүген дә балаларга белем һәм тәрбия бирүдә уңышлы эшли. Аларга уңышлар телик, мәктәбебезнең матур традицияләре дәвам итеп, тарих битләренә язылсын, киләсе буыннарга тапшырылсын. 
Фәнүзә Мәүлиева, 
Татарстанның 
атказанган 
укытучысы. 
Мөслим – Иске Вәрәш. 
Фото – мәктәп 
архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X