Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Карамалыда тәрбиягә бала алган әти-әниләр арасында сөйләшү булды

Декабрь башында тәрбиягә бала алган әти-әниләрнең чираттагы утырышы Иске Карамалыда узды.

Әти-әниләр отчет тапшыру тәртипләре, андагы үзгәрешләр турында мәгълүмат алдылар.

Опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре махсуслаштырылган торак фондыннан торак белән тәэмин ителергә тиешле балигъ булмаган балаларның документларын туплау белән шөгыльләнә. Балаларның документлары тупланып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгына җибәрелә.

Узып баручы елның соңгы ике аенда 7 әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм бала һәм 2 бәлигъ булган әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм бала торак комиссиясе тарафыннан махсуслаштырылган торак фондыннан торак белән тәэмин ителергә тиешле дип табылып списокка кертелде. Тагын дүрт бала Казанга документлар тапшыру өчен чиратка куелды.

18 нче декабрьдән тәрбиягә бала алган әти-әниләр еллык отчетларны тапшыра башлый һәм отчетларны тапшыру 1 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев