Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Карамалыда чәчәк үстерүчеләр бәйрәме узды

Дөньякүләм билгеләп үтелә торган "Гүзәллек көне"ндә Иске Карамалы мәдәният йорты Күбәк урта мәктәбе, "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы белән берлектә "Елмаю көне" акциясе оештырды. Укучылар оешмаларга барып, аерым кешеләргә "Елмаюың белән бүлеш" смайлигы тараттылар. Смайликта "Сәламәт яшәү рәвешен сайла", дигән 10 кагыйдә язылган.

Авылда күп итеп чәчәкләр үстерүчеләр бакча гүзәллеген алып килеп букетлар, композицияләр ясап, Мәдәният йортында күргәзмә оештырдылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шул чәчәкләр арасында шигырьләр сөйләделәр. Укучылар белән матурлык, чисталыкка, бакча балалары белән чәчәкләргә багышланган викторина үткәрелде. Чарага авыл фельдшеры Зифа Галиева да чакырылган иде. Ул чисталык-пөхтәлек, матурлык, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде. Чыгышын "Кешенең киеме дә, күңеле дә, эшләре дә матур булырга тиеш", дигән канатлы сүзләр белән тәмамлады. Гүзәллекне күрергә килгән авылдашлар укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерларын да тамаша кылдылар.

Берничә ел уздырыла торган бу чара торган саен киңрәк колач ала бара. Елдан-ел күбрәк чәчәкләр үстерүчеләр бакча гөлләрен авылдашлар хозурына тәкъдим итеп, матурлыкны тирә-юньдәгеләргә дә өләшәләр. Киләчәктә бу чарага барлык авыл халкы тартылыр дигән өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев