Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Карамалы авыл җирлегендә иҗтимагый совет утырышы узды

19 ноябрь көнне Иске Карамалы авыл җирлегендә Ветераннар советы һәм иҗтимагый советның күчмә утырышы булды. Анда Иске Карамалы, Баек, Әмәкәй, Октябрь, Исәнсеф, Үрәзмәт авыл җирлекләре башлыклары, авыл халкы катнашты. Ветераннарга социаль хезмәт күрсәтү чаралары турында районның "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү җитәкчесе Гөлнара Хатбуллина, республика матди ярдәм үзәгенең Мөслим районындагы...

19 ноябрь көнне Иске Карамалы авыл җирлегендә Ветераннар советы һәм иҗтимагый советның күчмә утырышы булды. Анда Иске Карамалы, Баек, Әмәкәй, Октябрь, Исәнсеф, Үрәзмәт авыл җирлекләре башлыклары, авыл халкы катнашты. Ветераннарга социаль хезмәт күрсәтү чаралары турында районның "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү җитәкчесе Гөлнара Хатбуллина, республика матди ярдәм үзәгенең Мөслим районындагы 30 нчы санлы бүлеге җитәкчесе Нурсибә Мингалимова чыгышлары тыңланды.

Халык үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Утырышның көн тәртибендә үзара салым һәм аны куллану тәртибе мәсьәләсе дә каралды. Әлеге мәсьәлә буенча район советының аппарат җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Залдагылар җыелган үзара салым акчаларының максатчан файдалануын, кирәкле максатларга тотыласына ышаныч белдерделәр.

Мондый күчмә утырышлар алга таба башка авыл җирлекләрендә дә дәвам итәчәк. Авыл халкы мондый җыелышлардан үзен кызыксындырган һәр сорауга җавап алыр дигән ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев